Җәйне шатланып каршы ал, әмма укырга онытма (6+)

29 нчы июньдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре нәни укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Җәйне шатланып каршы ал, әмма укырга онытма» дип исемләнгән библиоаланчык оештырдылар.

фото
3
1
2
4
5
6

Китапханә янындагы территориянең ачык мәйданчыгында һәр катнашучы үзенә күңелле шөгыль таба алды: газета-журналлар, китаплар укыды, рус халык әкиятләре буенча викторинада катнашты, төсле карандашлар ярдәмендә яратып өлгергән геройларны сурәтләде. Китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкиятләр укыды, ә чара ахырында барысын да китапханәгә язылырга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: