Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу хакта ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Чаллы шәһәре анда яшәүче халыкларның мәдәни һәм телләр күптөрлелеге белән аерылып тора. Шәһәрдә татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар, удмуртлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре яши һәм хезмәт куя. Шунлыктан китапханәләр, халык белән эшләп, үз алларына төп бурычлар итеп түбәндәгеләрне куя: мәдәниятләр бәйләнешен эзләү, төрле халык вәкилләренең иҗатын популярлаштыру, телләрне өйрәнү һәм үстерү, милләтара дуслыкны һәм күршелек элемтәләрен ныгытырга ярдәм итүче чаралар үткәрү. Чаллы – мәдәни күптөрлелеккә сакчыл мөнәсәбәт һәм аны саклау үрнәге. «Чаллы – дуслар каласы» бүлегендә Чаллы шәһәренең милли-мәдәни оешмалар турында мәгълүмат тәкъдим ителә.
Китаплар халыкларны берләштерергә сәләтле. «Медиатека» бүлеге төрле халыклар әдәбиятына багышлана. Монда һәркем үз туган телендә язылган китаплар турында мәгълүмат таба алачак! Шулай ук билгеле бер тема буенча пресс-клиппинг (Басма матбугат битләренең сканнары) тәкъдим ителә.
Милли ризыклар серләре халык мәдәниятенең бәһасез бер элементы буларак гадәттә кадерләп саклана һәм буыннан буынга тапшырыла бара. Сезгә шәһәребезнең төрле милләтләре ризыкларын әзерләү серләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
Татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, керәшеннәр – борын-борыннан үз милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә. «Вакыйгалар календаре» бүлеге төрле халыкларның җыр һәм бию мәдәнияте, Чаллы каласында уздырылучы бәйрәмнәре һәм мәдәни вакыйгалар белән таныштыра. Халык уеннары – хәрәкәт шатлыгы рухи туклану белән үрелеп барган бәяләп бетергесез милли байлык. Этноспорт, традицион уеннар һәм күңел ачулар бүлеге төрле халык уеннары белән таныштыра. Чөнки алар милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше, балаларны тәрбияләүнең бер ысулы, һәм кешене тормыш юлында озата баручы йолаларның әһәмиятле өлеше булып тора.
Виквиз битендә буш вакытны файдалы итеп үткәрергә була. Сезгә онлайн викториналар, тестлар, башваткычлар, кызыклы уеннар сорауларына җавап бирергә һәм төрле танып белү күңел ачуларында катнашырга тәкъдим итәбез.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «ҮКС» МБУ вакыйгаларына күзәтү бите үткәрелгән чаралардан фото һәм видеолар белән даими тулыландырылып бара. |