11 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 7/13 йорты)

Сезне интернет битебездә сәламлибез!

«ҮКС» МБУнең 11 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Октябрьнең 60 еллыгы бульвары, 5 нче йорт, 109 нчы фатир (Яңа шәһәр, 7/13 йорт)
Тынычлык проспекты буенча «7 нче мәхәллә» тукталышы.

Эш тәртибе:
Сентябрьдән майга кадәр китапханә түбәндәге тәртиптә эшли:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тукталмыйча).
Шимбә –  9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Тел.: (8552) 58-55-11
Е-mail: CBS_filial11@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә

Сез ничек уйлыйсыз, 11 нче санлы китапханәгә ничә яшь? Сезгә «сер»не ачабыз: аның яше инде балалар яшеннән узган – 40 елдан артык! Күңел яшь булганда, еллар саны комачаулыймы соң? Балалар китапханәсе яшь китап сөючеләр өчен үз ишекләрен 1976 елда ача.  Безнең китапханә – һәрвакыт яшь, даими үзгәрештә, үсештә, үз укучыларына нинди дә булса яңа нәрсәләр тәкъдим итә ул. Шул ук вакытта – үз байлыгын һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы да. Кызыклы тарихка, бай үткәне булган, әмма киләчәккә омтылучы китапханә. Чөнки китапханәнең төп укучылары – балалар. Ә балалар – ул киләчәк дигән сүз!
Күп кенә нәниләр өчен тылсымлы уку дөньясына юл нәкъ менә китапханәдән башлана. Кемдер монда балалар бакчасы белән, кемдер сыйныф белән бергә килә. Балаларның күпчелеге китапханәгә экскурсиягә генә түгел, ә үзлектән китап сайларга – үзенә яңа әңгәмәдәш һәм дус табарга килә. Ел саен балалар китапханәсендә 3 меңнән артык укучы була. Китапханәнең гомуми фонды – 19 меңнән артык данә китап.  
Китапханә ишекләре укучылар өчен һәрчак ачык! Китап сөюче балаларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын монда һәрвакыт игътибарлы һәм киң кңелле хезмәткәрләр каршы ала. Әгәр дә син әлегә кадәр бу исемлектә юк икән, безгә кил! Өлкәннәрдән китапханәгә юл күрсәтүләрен сора, анда сине һәрчак китап геройлары көтә, яшь укучыбыз.
Шуның өстенә, китапханә эшчнәлеге белән бәйле барлык сорауларга җавапларны 58-55-11 телефоны аша, яки cbs_filial11@mail.ru электрон почтасы буенча язып алырга була.
Китапханәнең виртуаль дуслары да бик күп. Китапханәбезнең ВК социаль челтәрендә https://vk.com/public137964378 үз бите дә бар, анда һәрвакыт булачак чаралар, яңа китаплар, иҗади бәйгеләр һ.б.лар турында мәгълүматны табарга мөмкин. Яңалыклардан хәбәрдар булыр өчен, безнең төркемгә ешрак керергә чакырабыз!

Безнең китапханәдә ике бүлек – абонемент һәм уку залы.

Китапханәгә килеп керүгә син абонементка килеп эләгәсең монда теләсә кайсы китапны өйдә уку өчен алырга һәм матур китап күргәзмәләре белән танышырга мөмкин.

абонемент
почитаем, отдохнем, время с пользой проведем
книжные страницы помогут вам учиться
1

Абонементта өлкәннәр дә укый – алар арасында ата-аналар, укытучылар, китапханәчеләр. Абонементта табигать, сәяхәт, үсемлек һәм хайваннар, туган як һәм башка илләр тарихлары турында кирәкле материалларны табарга була. Матур әдәбиятның зур фонды тупланган: «Детский детектив», «Волшебные истории о зверятах», «Любимые книги девочек», «Любимое чтение» серияләрендәге мавыктыргыч китаплар; фэнтези, маҗара, балалар классик әдәбияты жанрында «серле китаплар».

Монда Россия һәм чит ил авторларының иң яхшы китаплары җыелган. Тематик китап күргәзмәләре кызыклы әсәрләр сайлап алырга ярдәм итәчәк. 

Тагын берничә адым үтеп, син уку залына килеп керәсең.

Монда дөньядагы барлык нәрсәләр – табигать, космос, техника һ.б. турында иң яңа һәм кызыклы энциклопедияләр саклана. Алар ярдәмендә син теләсә кайсы мәктәп биремен – инша, доклад, язма һ.б. җиңеп чыга алачаксың. Өй эшен башкарып чыккач, син уку залында яхшы итеп ял да итәргә – теләсә кайсы китапны укырга, матур рәсемле журналлар карарга, рәсем ясарга яки дусларың белән өстәл уеннары уйнарга мөмкин булуын күрерсең. Уку залы китапханәчесе сиңа кирәкле тема буенча иң яхшы китапларны табарга ярдәм итәр.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен вакытлы матбугат басмалары.
11 нче санлы балалар китапханәсе – ул аралашу һәм ял итү өчен дә менә дигән урын. Монда бәйрәмнәрдә, әдәби очрашуларда, бәйгеләрдә, уеннарда, квестларда катнашырга мөмкин. Китапханә буенча экскурсияләр һәрвакыт мавыктыргыч итеп – театральләштерелгән тамашалар, әкият геройлары белән бергә уза.

Любимые журналы
участие в конкурсах
участие в мероприятиях
театрализованное представление
встреча с героями книг

Билгеле инде, без укучыларыбыз белән горурланабыз! Алар – бик акыллы һәм иҗади балалар, күп укыйлар һәм кызыксынучаннар. Ел саен без узып баручы елда аеруча күп китап укыган, бәйгеләрдә катнашкан һәм иҗат эшләре белән уртаклашкан иң яхшы укучыларны сайлап алабыз. Балалар китапханәсе укучылары Россия һәм республика бәйгеләрендә актив катнаша. 

 

Китапханә күрсәтә торган хезмәтләр

Балалар китапханәсендә укучы балалар:
– китап сайлап ала, аны уку залында укый яки өенә алып китә;
– яңа газета һәм журналлар белән таныша;
– төрле эшчәнлек, ял итү, белем буенча мәгълүмат ала;
– төрле әдәби бәйрәмнәрне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын һәм китап, китап укуны популярлаштыру буенча башка акцияләрне үткәрдә катнаша;
– язучы һәм шагыйрьләр белән очрашуларда катнаша, кызыксыну буенча клуб чараларында була, бәйге һәм викториналарда катнаша;
– иҗади бәйгеләрдә һәм автор күргәзмәләрендә катнашып, үзенең иҗади сәләтен ача ала.

Өлкән укучылар:
– балалары белән бергә китапханәдә узучы барлык чараларга килә;
– балалар укуы, педагогика, мәграфи сораулары буенча әдәбият таба;
– әдәби бәйрәмнәр һәм сыйныфтан тыш чараларны үткәрү өчен методик әсбапларны куллана;
– гаилә белән уку һәм балаларны укуга җәлеп итүне оештыру буенча квалификацияле консультация  ала ала. 

Балалар китапханәсе ике китапханә проекты буенча эшли:
– «Китап белән балачак юллары буйлап» – кече мәктәп яшендәге балаларның әдәби үсеш программасы;

– «Без сайлаган юллар» – 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча проект.

2020 елда китапханәдә «ЛУЧ» (Лучшее Увлечение – Чтение) яшүсмерләр клубы үз эшен башлап җибәрде.

Клубның программасы
Клубның шигаре: «Яңа буын – укуны сайлый!»

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
Укучы балалар китапханәгә ата-аналарныд берсе яки законлы вәкиленең паспорты буенча языла;
Китапларны куллану вакыты – 10 көн;
Кирәк булганда китапларны куллану вакытын озынайтырга мөмкин;
Китап югалган очракта аны яңасына, эчтәлеге туры килә торганга алыштырырга кирәк.

ЯРАМЫЙ – яздырмыйча китапханә китабын яки журналын алып китәргә, китапны куллану вакытын бозарга, җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозарга.

ЯРЫЙ – китапханәнең китап фондын, белешмә-библиографик аппаратны, алфавит һәм систематик каталогларны кулланырга, китапханәчедән консультация алырга, китапханә документларының күчермәсен алырга. 

Кадерле дуслар! Һәркем үз йолдызын ала алсын өчен, үз максатына омтылырга, хыялланырга һәм аны тормышка ашырырга тырышырга тиеш, ә китап бу эштә тугры ярдәмче булыр! Нәниләр, уеннар уйнап һәм күңел ачып, әкренләп китапларны яратырга өйрәнәчәк, өлкән сыйныф укучыларына китапханә укуга һәм буш вакытын файдалы итеп уздыруда ярдәмче булачак, өлкән укучы барлык төр өлкәләр буенча үзенә кирәкле мәгълүматны таба алачак. 

Кадерле укучылар!
11 нче санлы балалар китапханәсе сезнең өчен яши һәм эшли!
Китапханәгә барыгызны да – балаларны да, өлкәннәрне дә чакырабыз. 
Без һәрвакыт сезне күрүебезгә шат!
Безнең адрес: Октябрьнең 60 еллыгы б-ры, 5 нче йорт, 109 нчы фатир (7/13)

Балалар китапханәсе дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дан 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9:00 дан 17:00 сәгатькә кадәр эшли. Якшәмбе – ял көне. 
Санитар көн – һәр айның соңгы көне. 
Җәйге эш тәртибе: 9:00 дан 17:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе –  ял көннәре. 
Китапханәнең җитәкчесе: Князева Елена Владимировна

buklet-o-biblioteke buklet-o-biblioteke-1

Үткәрелгән чаралар

«С.В. Михалков дөньясы»: әдәби уен (0+)

Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» романы буенча әдәби сәгать (12+)

«Китап Патшабикәсендә кунакта»: уен-экскурсия (6+)

«Милли мәдәниятләрнең салават күпере»: этнографик квест (12+)

«Китап белән каникуллар»: танып белү-уен программасы (6+)

«Һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр»: этикет-класс (12+)

«Балачаксыз балачак» (6+)

«Тарих. Батырлык. Россия»: тарихи портретлар кичәсе (12+)

«Китапханә – китаплар яши торган йорт» экскурсиясе (6+)

«Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы»: әдәби сәгать (6+)

«Ленинград белән бер тында…» (12+)

Шагыйрь, актер, җырчы һәм музыкант (12+)

2022 ел

«Яңа ел могҗизалары»: иҗади остаханә (0+)

Урал әкиятләре остасы (6+)

«Китап йорты сезгә танышмы?»: экскурсия (0+)

Бард җыры сәгате (16+)

Классика экранда: укыйбыз, карыйбыз, фикер алышабыз (12+)

Интернет көне (6+)

«Юстиция магистрлары»: интеллектуаль-хокукый ринг (12+)

Алгарыш ни дәрәҗәгә җитте (6+)

А. Купринның «Куст сирени» хикәясендә гаилә кыйммәтләре (12+)

Башка борчылмыйбыз, чөнки без юл кагыйдәләрен беләбез (0+)

«Каникуллар»: танып-белү-уен программасы (6+)

«Яхшылык юлыннан»: әдәби-уен программасы (6+)

Китап битләре сугыш турында сөйләр (12+)

Яшәгән ди, булган ди әкиятче (6+)

Сугыш хатын-кыз өчен түгел (12+)

«Моң тулсын йөрәкләргә»: бард җыры кичәсе (12+)

Әйләнә-тирә дөнья өчен без җаваплы (6+)

«Экология бездән башлана!»: актуаль әңгәмә (12+)

«Әдәплелек нигә мөһим?»: тематик уен (12+)

Комикслар иленә сәяхәт (6+)

В. Г. Распутинның «Уроки французского» китабы буенча фикер алышу (12+)

«Китап йорты сезгә танышмы?»: экскурсия (6+)

«Укырга, белергә һәм хәтердә сакларга»: танып белү сәгате (6+)

«Геройны үзеңә үрнәк итеп ал!»: тарихи портретлар кичәсе (12+)

«Сәламәтлек» планетасындагы маҗаралар (6+)

«Гаҗәеп әкиятләр дөньясы»: әдәби уен (6+)

«Леонид Пантелеев китаплары дөньясында»: әдәби сәгать (6+)

«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз»: интерактив танып белү сәгате (6+)

«Фэнтези: чынбарлыктан читтә» (12+)

Монда синең дусларың яши! (6+)

«Блокада китабы битләре»: телдән журнал (6+)

«М.М. Зощенконың гаҗәеп дөньясына сәяхәт»: әдәби танышу (6+)

2021 ел

Дуслар җыелган җирдә! (18+)

«И.А. Крылов мәсәлләре битләре буйлап»: әдәби экскурс (12+)

Китап Гольфстримы: заманча әдәби агымга кереп чум (12+)

Михаил Пришвинның кояш хәзинәсе (6+)

«Укы – үкенмәссең!»: журналларга багышланган китапханә сәгате (12+)

«Мин әйләнә-тирә мохит өчен җавап бирәм!»: мультимедиалы дәрес (12+)

Гаҗәеп бәйрәм – Ишегалды көне (0+)

Бала күзләрендә сугыш шәүләсе (12+)

Без сәламәт яшәү рәвеше өчен (12+)

Балалар хыялы космодромы (6+)

Табигать белән дуслаш (12+)

Пионерлар эзләре буйлап (6+)

Китап патшалыгында – әкият илендә (6+)

Тукай дөньясына сәяхәт (6+)

Бала бәхете кыйпылчыклары (12+)

Галәмгә юл Җирдән башлана (6+)

«Без китап укырга яратабыз» (6+)

Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреат китаплары (12+)

«Юстиция магистрлары»: интеллектуаль-хокукый ринг (12+)

Балалар китабының язгы маҗаралары (6+)

Яшь китап сөючеләр өчен уен-сәяхәт (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: