12 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 14/01 йорты)

«ҮКС» МБУнең 12 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 14/01.

Автобус белән «42 нче мәхәллә» тукталышы.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-шимбә – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Тел.: (8552)35-33-86
Е-mail: CBS_filial12@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә
WP_20180212_11_33_19_Pro
P1010679
IMG_20180212_114450
P1010672
WP_20180207_13_26_31_Pro
WP_20180209_16_46_49_Pro

Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 12 нче санлы филиалы 1993 елда татар китапханәсе итеп үзгәртелә. Бу укучыларның татар әдәбиятына, туган якны өйрәнү буенча китапларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнә. 2012 елда китапханә Яңа шәһәрнең 14/01 йортында урнашкан киң, якты бинага күчә.

Без – тарихлы, тамырлы халык. Китапханәнең бурычы – татар китапларын һәм Чаллы төбәгенең тарихы, халыкның теле, көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары, күренекле шәхесләре, табигате турындагы әдәбиятны туплау, саклау, китап укучыларыбызга җиткерү. Китапханә үз эшчәнлеген кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт-экскурсияләр, җырлы-биюле мавыктыргыч уеннар аша һәм күп төрле эш алымнарын файдаланып алып бара.

Китапханә фондында  республикада һәм шәһәребездә чыгучы вакытлы матбугат туплана, рус һәм татар телендә басылган 19 429 китап бар.

Китапханә түбәндәге дипломнар белән бүләкләнде:

− 2008 елгы эш нәтиҗәләре буенча социаль партнер һәм спонсорлар белән берлектә башкарылган эшләрне иң яхшы оештыручы булып танылды;

− «Мин һәм минем шәҗәрәм» һөнәри бәйгесенең «Иң яхшы массакүләм чара» номинациясендә I урын алды;

− 2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча шәһәр халкына их яхшы китапханә хезмәте күрсәтүне оештыручы буларак бүләкләнде;

− 2011 елда «Тукай елы» программасы кысаларында иҗади инициатива һәм актив эшчәнлек алып барган өчен Дипломга лаек булды.

– 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «ҮКС» МБУ структур бүлекләре хезмәткәрләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңгән өчен Диплом.

 – «Китапханә эше» номинациясендә «Зыялы гаилә – милләтем киләчәге» (Читающая семья – будущее нации») туган (татар) телдә гаилә белән укуга тартуга юнәлтелгән проекты белән муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектына ярдәм йөзеннән оештырылган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булды.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Мирас» клубы эшли.

2016–2017 елларда китапханә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча «ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең рухи һәм әдәби мирасы» программасы буенча эшли.

2019 елда китапханә хезмәткәрләре тарафыннан татар яшьләре өчен «Каләм очында – галәм» (16+)  һәм яшүсмерләр, яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча «Без сәламәт тормыш рәвеше өчен!» программалары оештырылды. Программаларның тормышка ашырылу вакыты: 2019-2020 еллар.

Китапханә 13, 14, 42, 40, 41, 36, 37, 38 һәм 39 нчы бистәләр халкына, 54 нче татар гимназиясе, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе, Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 60 нчы урта мәктәп укучыларына, 104 нче санлы «Бәләкәч» балалар бакчасына хезмәт күрсәтә.

Китапханә «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы», «Тарихи-мәдәни мирас» фонды, «Куңел» радиосы, «Яшүсмер» яшүсмер һәм яшьләр клублары үзәге»  белән хезмәттәшлек итә. Һөнәри бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.

ЯҢА ӘДӘБИЯТ

Китапханәнең җитәкчесе: Әлфия Зөфәр кызы Аксуева.

Үткәрелгән чаралар

«Без Тукайлы халык»: телдән журнал (6+)

«Тукай моңын мәңге саклар минем халкым» китап күргәзмәсе (0+)

Габдулла Тукай иҗаты буенча викторина (12+)

«Киштәдә – яңа китап»: китапларга күзәтү (12+)

 «Юбиляр язучылар»: әдәби сәгать (12+)

Юбиляр язучы Айрат Суфиянов белән очрашу (12+)

«Милләт аналары»: тарихи кичә (6+)

2023 елның юбиляр балалар язучылары китапларына күзәтү (6+)

«Нәсел язмышында – милләт тарихы» дигән тарихи кичә (12+)

«Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың» мәгълүмат сәгате (6+)

«Сәхнә» журналы – легендар бренд»: вакытлы матбугат басмаларына күзәтү (12+)

«Мин балачак иленнән»: Чаллы шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова иҗаты буенча әдәби кичә (6+)

2022 ел

«Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы»: хокук сәгате (6+)

Халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь (12+)

«Татар халкының мәдәни мирасы»: белгечләр турниры (12+)

«Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә!» (18+)

«Кама буе, гүзәл Яр Чаллы»: тарихи сәяхәт (6+)

«Кунак булсаң, тыйнак бул!» исемендә танып белү сәгате (6+)

Китапханә каршында җәйге мәйданчык (0+)

«Әхлак нигезе – матур гадәт» күргәзмәсе (0+)

«Балалар китабының каникуллары юк»: әдәби бәйрәм (6+)

 «Шәһәребез язучылары» әдәби сәгате (6+)

«Шәһри Чаллы» газетасы журналистлары белән очрашу (18+)

«Елмаю һәм көлү – һәркемгә кирәк»: танып белү уены (6+)

Болгар шәһәре: үткәне, бүгенгесе, киләчәге (6+)

«Батырлар китабы-Книга героев» китабы буенча батырлык дәресе (6+)

«Җиңү көне – бу дөньяның яңадан торгызылган көне»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

«Халык батырлыгын яктыртучы шагыйрь»: батырлык сәгате (6+)

«Тарих битләрен җил ача» телдән журналы (12+)

«Ризаэддин Фәхреддин – милләтемнең зыялы шәхесе» тәрбия сәгате (6+)

«Без Тукайлы халык»: телдән журнал (6+)

Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу (12+)

Тукай –  милләтем горурлыгы (6+)

«Матур гаилә – милләт горурлыгы»: диспут (12+)

«Бәхетле гаилә»: язучы Роза Хәмидуллина белән очрашу кичәсе (6+)

Тарих калка гасыр түреннән (18+)

Яман гадәт юлдаш булмасын (12+)

«Балачак әдипләре» дип исемләнгән әдәби сәгать (6+)

Нурлы йөзле татар кызы, бул милләтнең йолдызы (16+)

Тормыш яме – хатын-кызда! (18+)

Юбиляр язучылар иҗаты буенча әдәби сәгать (6+)

Әхлак кагыйдәләре (6+)

Әдәби кичә «Тел ачкычы – акыл баскычы» (6+)

Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем (16+)

«Сәламәтлек – тиңсез  хәзинә» дигән түгәрәк өстәл (18+)

Айдар Хәлим иҗатына багышланган әдәби сәгать (6+)

Р. Фәхретдинның «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать (6+

«Театрның серле дөньясы»: очрашу кичәсе (12+)

2021 ел

«Яхшылык күрәсең килсә – яхшылык ит»: китап укучылар конференциясе (12+)

«Күпмилләтле туган илем»: дуслык дәресе (6+)

«Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты»: журналларга күзәтү (6+)

«Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы»: шәҗәрә кичәсе (6+)

Р. Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча тәрбия сәгате (6+)

«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»: фольклор кичәсе (6+)

Юбиляр шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашу (16+)

«Китап укучыны эзли» күргәзмә-күзәтүе (12+)

Без төрле һәм шәп (6+)

«Кызгылт-сары кәеф» уен программасы (0+)

Юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу (16+)

«Асылыма  кайтам»: язучы Рәзинә Мөхияр белән очрашу (6+)

Яңа буын драматургы (12+)

«Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе» язучы Зөләйха Минһаҗева белән очрашу (0+)

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу (12+)

«Яшәсә җирдә дуслык»: ачыктан-ачык сөйләшү (12+)

«Әниләрнең хәер-фатихасы» дигән темага әхлак дәресе (6+)

Һөнәр сайлау турында югары сыйныф укучылары өчен (12+)

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты» әдәби сәгате (0+)

«Сугыш хатын-кыз йөзе түгел…»: телдән журнал (6+)

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча фикер алышу (6+)

«Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» телдән журнал (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: