13 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 25/21 йорты)

«ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 25/21 йорты);

Автобус һәм трамвайда «25 нче мәхәллә» тукталышына кадәр килергә.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 56-36-40
Е-mail: CBS_filial13@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә

13 нче санлы җәмәгать китапханәсе 1978 елның сентябрендә ачыла. Шушы 40 ел эчендә китапханәнең китап фонды 4607 дән  25 500 данәгә кадәр үсте. Аның хезмәтләре белән елына 3000ләп кеше куллана.

Китапханә туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, гражданлык хокукы, эстетик, экологик тәрбия, сәламәт тормыш рәвешен  пропагандалау юнәлешләре буенча максатчан эш алып бара. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә булышучы «Россия вакыты» программасы буенча эшли. Шәһәребезнең 27, 32, 33 нче мәктәпләре,  инвалид балалар өчен 68 нче махсус коррекция мәктәбе, 72 нче санлы «Антошка» һәм 110 нчы санлы «Курочка Ряба» балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә. Социаль партнерлар арасында – «ТИСБИ» идарә университеты, Политехника көллияте, Чаллы педагогия көллияте, шулай ук Автозавод районының Башкарма комитеты, «Романтиклар» яшүсмерләр өчен ишегалды клубы һәм «Яшүсмер» шәһәр яшүсмерләр берләшмәсе.

Китапханә Яңа шәһәрнең 22, 23, 24, 25, 26, 48, 49, 50, 51 мәхәлләләре, «Яшьлек» яңа микрорайоны, Боровецкое шәхси секторында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

2017 елдан WhatsApp 89869007736 номеры буенча китапны куллану вакытын озайту мөмкинлеге барлыкка килде. Ул шулай ук укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә торырга ярдәм итә.

Китапханәнең җитәкчесе – Ибраһимова Валентина Степановна.

Китапханә әдәбиятны өйгә бирү абонементы, уку залы һәм балалар өчен әдәбият бирү кафедрасыннан тора.

Абонемент – китапларны билгеле бер вакытка алып торырга мөмкин булган бүлек. Ул 14 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәт күрсәтә.

Монда рус һәм чит ил классик әдәбияты да, хәзерге заман язучыларының китаплары да тәкъдим ителә.

 

Уку залы барлык яшьтәге укучыларга да хезмәт күрсәтә.

 

– әгәр Сезгә мәктәптә бирелгән биремне үтәргә кирәк икән;

– әгәр Сезгәт реферат, курс яисә диплом эше язу өчен фәнни-популяр әдәбият һәм дәреслекләр кирәк икән;

– яңа кайткан газета һәм журналларга күзәтү ясыйсыгыз килә икән;

УКУ ЗАЛЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

 

Кадерле балалар!  Балалар бүлегендә сез уку программасы өлкәсендә алган белемнәрегезне киңәйтеп кенә калмассыз, күңелегезгә хуш килгән әдәбият та табып укый алырсыз.

Китап сөюче дуслар өчен китапханәнең ишекләре һәрвакыт ачык! Рәхим итегез!

Үткәрелгән чаралар

Җәй эчендә дөнья могҗизалары турында белерсең (6+)

1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга багышлана (12+)

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап  (6+)

«Йолдызларга юл»: китапханә сәгате (12+)

Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел булуны бәйрәм итү кысаларында (12+)

Яшеллеккә төренгән кала  (12+)       

«Китап һәм яраткан герой турында»: фикер алышу (12+)

«Аны онытырга мөмкин түгел»: очрашу кичәсе (12+)

Шәһәремне тудырган һөнәрләр (12+)

«Фән һәм заманча технологияләр: кызыклы фактлар»: мәгълүмати досье  (12+)

Көлкеле һәм гаҗәеп маҗаралар авторы (6+)

Барлык балаларның яраткан китаплары (6+)

«Сайра, сайра, илһам кошым» китап күргәзмәсе (6+)

«Армия сафларында – егетләр»: очрашу кичәсе (6+)

Ватанны саклаучылар көненә багышлана (6+)

Рус шагыйре Н.М.Рубцов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция (12+)

«Матур, төрле мәсьәләләрне күтәрүче һәм бәхәс тудыручы китаплар турында» видео-күзәтү (12+)

«Сталинград – сугышның ялкынлы адресы»: батырлык сәгате (12+)

«Яшьләр һәм хокук»: хокуклар турында әңгәмә (12+)

Яраткан китап белән селфи (0+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: