2019 ел – шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге Интернет челтәрендә КАМАЗ компаниясенең юбилеен һәм аның тарихын популярлаштырган өчен «КАМАЗга – 50!» шәһәркүләм һәвәскәр видороликлар бәйгесе җиңүчесе Дипломы белән бүләкләнде.
2019 ел – татар телендә гаилә белән укуны алга җибәрүгә юнәлтелгән «Зыялы гаилә – милләтем киләчәге» («Читающая семья – будущее нации») иҗади проекты «Китапханә эше» номинациясендә муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына теләктәшлек итү йөзеннән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Грантына ия булды.
2019 ел – Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы рәсми сайты халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча «Мәдәният оешмасының иң яхшы сайты – 2019» Бөтенроссия ачык бәйгесе нәтиҗәләре буенча 1 нче урын өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2018 ел – Үзәк балалар китапханәсе һәм 14 нче санлы балалар китапханәсе «Ел балалар китапханәсе» Республика конкурсының «Мәктәпкәчә яшьтәге бала китапханәдә» номинациясендә 1 нче урын алды.
2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе, «Мәдәният хезмәткәрләре көне – 2017» уңаеннан, мәдәният оешмалары хезмәткәрләре арасында уздырылган Интеллектуаль уенда икенче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.
2017 ел – Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе «Елның балалар китапханәсе» Республика бәйгесе «Балалар китапханәсендә экологик тәрбия» номинациясендә икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе, «Мәдәният дөньясында электрон навигатор буларак китапханә сайты» («Сайт библиотеки как электронный навигатор в мире культуры») эше өчен, «Россия талантлары» V Халыкара бәйгесендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе «Яшел дулкын» Экологик фестивале өчен «Экологик белемнәр көне» бердәм хәрәкәт көне кысаларында уздырылган китапханәләр арасындагы иң яхшы экологик-агарту чаралары конкурсында лауреат булды.
2017 ел – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе шәһәр Үзәк китапханәсе, «Экологик белемнәр көне» бердәм хәрәкәт көне кысаларында уздырылган китапханәләр арасындагы иң яхшы экологик-агарту чаралары бәйгесендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.
2011 ел – «Минем китапханәм» Республика бәйгесендә «Яшьлек дулкынында» проекты өчен 1 нче урын.
2009 ел – «Безнең данлыклы символлар» проекты өчен «Төбәктә дәүләт символикасын популярлаштыру буенча их яхшы проект» I Бөтенроссия бәйгесенең жюри тарафыннан бирелгән махсус дипломы.
2009 ел – 26 нчы санлы балалар китапханәсе коллективы «Елның балалар китапханәсе» Республика бәйгесенең «Китапханә – сәламәтлек урыны» номинациясендә 2 нче урынны алды.
2009 ел – «Әдәби Яр Чаллы» электрон энциклопециясе» «Чаллы сувениры – 2009» шәһәркүләм бәйгесендә җиңүче.
2008 ел – «Әдәбият тарихы музее – Яр Чаллы шәһәре һәм Кама буе төбәге язучыларының иҗатын пропагандалау буенча мәгърифәт үзәге» проекты өчен мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең гранты.
2007 ел – «Выбор» (Вы – Будущее Общество России) клубы проекты өчен ТР Муниципаль китапханәләре арасында Яшь сайлаучы клубы иң яхшы проекты республика бәйгесендә 3 нче урын.
2006 ел – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче «Кеше һәм табигать» республика бәйгесенең «Экология белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эш» номинациясендә «Шәһәр яки авылның иң яхшы китапханәсе».
2003 ел – Яр Чаллы шәһәр хакимиятенең «Шәһәрнең иң яхшы мәдәният учреждениесе» премиясе лауреаты.
2001 ел – ТР Мәдәният министрлыгының «Лидер» премиясе лауреаты.
2000 ел – ТР Мәдәният министрлыгының «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты.
1988 ел – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына «Яхшы эшләүче китапханә» исеме бирелде.
1988 ел – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасының өлкә профсоюзлары берлеге һәм Министрлар Советының күчеп йөрүче Кызыл байрагы белән бүләкләнде.
2019 елгы казанышларыбыз
Китапханәдә F4 фантастика фестивален оештырган өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г.Ф.Блинова «Белфест-2019» Бөтенроссия Беляев әдәби фестиваленең «Петраэдр» махсус премиясе лауреаты булды. Башкортстан республикасы Тәтешле районы муниципаль китапханәләр системасы муниципаль мәдәният учреждениесе оештырган «Безне китапка мәхәббәт берләштерә» төбәк фотоконкурсының «Ачык караш: минем һөнәрем» номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән Миронова Д. Н. бүләкләнде. Барлык сугышларда көрәш кырында һәлак булганнарга багышланган «Һавалардан ак торналар булып очалар…» исемле Бөтенроссия бәйгесендә I дәрәҗә дипломга Половикова Р.М. ия булды. «Китапнамәләр» (Фикерләр) (Татнет фонды, Татар китап нәшрияты) Республика бәйгесенең 3 нче дәрәҗә дипломына Хәертдинова Л.Д. лаек булды.
2018 елгы казанышларыбыз
«2018 ел китапханәчесе» Бөтенроссия бәйгесе финалисты Дипломына Каюмова Р.Н. ия булды. «Ел балалар китапханәчесе» Ресупблика бәйгесендә 1 нче урын алган өчен 16 нчы санлы китапханәнең сектор мөдире Степанова О.Н. Диплом белән бүләкләнде. Каюмова Р. Н. һәм Хәмидуллина Р.Г. «Татарстан – уртак йортыбыз» Республика туган якны өйрәнү бәйгесенең «Территория» номинациясендә җиңүче Дипломына ия булды. Татарстан Республикасының «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ДБМУнең 40 яшьлек юбилеен бәйрәм итү кысаларында оештырылган, яшьләр тормышында китапханә һәм укуның роленә багышланган «Минем китапханәм: бүген, иртәгә һәм һәрвакыт» республика видеороликлар конкурсында 2 нче урын алган өчен Кәримова А., Борисенко В. Дипломга ия булдылар. Миронова Д.Н. социомәдәни даирә һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем алу институты оештырган «Туган ягыңны бел һәм ярат» иң яхшы туган як буенча белемнәрне алга җибәрү иҗади проектына Республика бәйгесенең «Виртуаль экскурсияләр» номинациясендә II дәрәҗә Диплом лауреаты булды. Мәдәният хезмәткәрләре арасында II шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең «Иң яхшы китапханәче» номинациясендә 16 нчы санлы балалар китапханәсе хезмәткәре Степанова О.Н. 1 нче дәрәҗә Диплом лауреаты булды. «ҮКС» МБУ директоры Гайнуллина В.М. мәдәният хезмәткәрләре арасында II шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең II дәрәҗә Диплом Лауреаты булды. Мәдәният хезмәткәрләре арасында II шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең «Иң яхшы китапханәче» номинациясендә Гыйльметдинова Н.Б. II дәрәҗә Диплом Лауреаты булды. Мәдәният хезмәткәрләре арасында II шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең «Иң яхшы китапханәче» номинациясендә Привалова Е.С. III дәрәҗә Диплом Лауреаты булды.
2017 елгы казанышларыбыз
Р.Г.Хәмидуллина – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Әдәбият тарихы музее мөдире «Таяныч һәм абруй» номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды.
Г.Н.Бикколова – 6 нчы санлы китапханә секторы мөдире Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «С именем писателя – земляка край родной прославляю» электрон презентацияләр республика бәйгесе лауреаты булды. Шул ук елны ул «Общественные коммуникации» за развитие русского языка и литературы и поддержку литературных проектов» «Зеленая планета» за эколого-просветительскую работу среди детей и молодежи» номинацияләрендә «Россиянең алтын каләме» милли әдәби премиясе» Халыкара проект лауреаты булды.
Р.Д.Салихова – шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире «Татмедиа» АҖе һәм «INTERTAT.RU» электрон газета редакциясенең Г.Тукай иҗатына багышланган республика бәйгесендә җиңеп, 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
В.М. Гайнуллина – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры «Таяныч һәм абруй» номинациясендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Грантына ия булды.
6 нчы санлы китапханә укучысы Коробов А. (77 нче гимназия) тарафыннан әзерләнгән фильм Халыкара балалар анимацион фильмы фестивалендә III урын өчен Диплом белән бүләкләнде (GymCinFest-1517 (ГимКинФест – 1517) (Җитәкчесе – Бикколова Г.Н.).
С.Т.Аксаков исемендәге Ульяновск өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан «Минем Россиям» VIII төбәкара иҗади бәйгесендә «Минем кече Ватаным» электрон презентация номинациясендә 10-14 яшьлекләр төркемендә А.Габидуллина (Үзәк балалар китапханәсе укучысы) Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
«Республика балалар китапханәсе» һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты тарафыннан оештырылган «Каһарманлык урыны – Әфганстан» балалар иҗаты Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча 13 нче санлы китапханә укучысы Р. Нургалиева бүләкләнде.