1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге (Яңа шәһәр, 4/08 йорты)

Без сезне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең веб-сайтында сәламлибез!

«ҮКС» МБУ 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 123 нче йорт, 110, 111, 112 нче фатир.

Яңа шәһәр, 4/08 (трамвай яисә 109, 209, 1а, 1б автобусларында «Хәсән Туфан» яки «Гренада» тукталышына кадәр килергә)

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Тел.: (8552) 38-71-82
Е-mail: CBS-art@mail.ru

Без социаль челтәрдә

Китапханә – күпкырлы үсеш алу киңлеге, шулай ук очрашулар һәм аралашу урыны ул

 

Китапханәнең тарихы

Китапханәгә Чаллыда беренче торак микрорайоннар төзелеше барган заманда, 1972 елның гыйнвар аенда нигез салына. 4/08, 4/10 йортларында 4 нче санлы шәһәр китапханәсе, 9 нчы санлы балалар һәм 6 нчы санлы олылар өчен китапханәләр, КамГЭСның профсоюз китапханәләре ачыла. Ул елларда китапханәләр автокаланың бердәнбер мәдәни учагы булып тора. Китапханәләрнең беренче җитәкчеләре Булатова Р.Н., Хрущ А.Г., Рутковская Л.В., Вяткина В.И. була.

2000 елда зур үзгәрешләр була. Өч китапханә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенә берләштерелә.

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге бүгенге көндә

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының бер бүлеге. Китапханәнең гомуми мәйданы 206 кв.метрны тәшкил итә. Хәзерге көндә сезнең өчен кулланылышка 29909 мең китап, белешмәлек, вакытлы матбугат тәкъдим ителә, шулай ук бердәм китап саклау фондыннан да әдәбиятны сорап алдырту мөмкинлеге бар. Китапханә Яңа шәһәрнең  4, 5, 6, 16 микрорайоннарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Китапханәдә кече һәм өлкән яшьтәгеләр өчен ике аобнемент эшли, уку залы бар. Аның базасында ике клуб, 13 нче балалар сәнгать мәктәбенең картиналар галереясы эшли.  1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге төрле тематиканы чагылдыручы китап фондын куллану мөмкинлеге тудыра.

Китапханә 33, 102 нче балалар бакчалары, 13, 18 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре, 78 нче Пушкин пролицее, «Камертон», «Зарница» балалар һәм яшүсмерләр клублары, инвалидлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Филиал эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында гражданлык-патриотик һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, халыкның социаль яклаучысыз  категориясенә хезмәт күрсәтү дә бар.

Балаларның җәйге ялын төрлеләндерү, кызыклы итү өчен ел саен Балаларның җәйге укуын, Китап бәйрәмнәре, ачык ишекләр көне, бәйгеләр, уен программалары уздырабыз. Сез мавыктыргыч театральләштерелгән тамашаларда – Китапка багышланган бәйрәмнәрдә катнашып, үзегезнең артистлык сәләтегезне күрсәтә һәм устерә аласыз, викторина һәм бәйгеләрдә үзегезне сынап карый аласыз.

img_8218
img_8052
img_3981
img_8000
img_1309
img_0635
dsc01329

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Светлячок», өлкән яшьтәге инвалидлар өчен «Гармония» клублары эшли.

«Светлячок»  клубы 

Китап бала күңеленә кечкенәдән үк үтеп керергә, аның дөньясын баетырга, кызыклы итәргә, көтелмәгән ачышлар белән тулыландырырга тиеш – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре әлеге клубны оештырганда менә шундый максат куйды үзалдына. Клуб 2005 елда 37 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен эшли башлады.

Китапханәдә генә түгел, балалар бакчасында да, андагы җәйге уен мәйданчыгында да үткәрелүче кызыклы экскурсияләр, викториналар, танып белү сәгатьләре, уен-сәяхәтләр балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүдә, баланың уйлау сәләтен үстерүдә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

Нәни клуб әгъзалары белән һәр очрашу – барыбыз өчен дә бер бәйрәм ул. Үткәрелгән чараларда катнашудан балаларда туган шатлык хисләре аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Балалар өйдә укып килгән китапларыннан алган кичерешләре белән уртаклаша.

Чараларда төрле темалар яктыртыла: иң яхшы балалар язучылары иҗатлары, тере табигатьне саклау, туган якка мәхәббәт, сәламәт тормыш рәвеше.

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге. Адресы: Мәскәү проспекты, 123 нче йорт (4/08).

 

«Гармония» клубы

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми, алар өчен ялгызлык – зур проблема. Мәгълүмати-китапханә үзәге үзләре урнашкан микрорайонның өлкән яшьтәге инвалидлары өчен клуб оештырырга карар кыла. Ул клуб әгъзалары өчен яраткан күңел ачу, бәйрәм кичәләрендә катнашу, ял итү урынына әверелә.

Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы 2009 елдан бирле эшли. Ул Яңа шәһәрнең 4, 5 һәм 6 нчы мәхәлләләрендә яшәүче сәламәтлекләре чикле булган кешеләрне берләштерә.

Хәзерге вакытта клубның 20 даими әгъзасы бар. Алар бик теләп кичәләргә килә, сәламәтлек сәгате, уңыш бәйрәме, мастер-классларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаша. Шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән танышып бара, әңгәмәләр тыңлый.

Клубның үз традициясе дә барлыкка килде: ел саен декабрь аенда «Яхшылыгыгызны яшермәгез» исемле хәйрия кичәләре уздырыла. Клуб инвалидларга ял итәргә, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи һәм тормыш потенциалын арттырырга мөмкинлек тудыра.

Клубта очрашулар Клуб программасы нигезендә үткәрелә. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Хөрмәтле китап укучы! Сез – китап сөюче һәм һәрвакыт яңа әдәбият турында хәбәрдар булып торасыгыз киләме? Сезгә китап сайлауда ярдәм кирәкме? Безнең хезмәткәрләр һәрвакыт Сезнең өчен кызыклы китап яисә журналны табарга ядәм итәргә әзер.

Мәгълүмати-китапханә үзәге белән Исрафилова Наилә Нәкыйп кызы җитәкчелек итә.

Үткәрелгән чаралар

«Бөек кешеләрнең алиһәләре»: әдәби сәгать (12+)

«Рахманинов – рус күңеле җырчысы»: кичә-портрет (18+)

«Йолдызчыда кунакта»: космик сәяхәт (0+)

«Китап сөючеләр бәйрәме»: әдәби бәйрәм (6+)

«Укытучы китап битләрендә»: әдәби сәгать (6+)

«Бөек шәхесләр алиһәләре»: әдәби сәгать (12+)

«Киң күңелле Май чабулар»: утырмалар (18+)

«Туган тел – бәһасез бүләк»: танып белү сәгате (6+)

«Россиянең бөек тавышы»: кичә-портрет (18+)

«Бөек мөгаллимнәр плеядасы»: тарихи экскурс (12+)

«Блокадада калган җиңелмәс шәһәр»: хәтер көне (6+)

«Высоцкий исемле йолдыз»: шигъри кичә-портрет (12+)

«Шарль Перроның тылсымлы илендә»: әдәби уен (0+)

2022 ел

«Эдуард Успенскийның тату гаиләсе»: әдәби викторина (6+)

«Татлы китап битләре буйлап»: уен программасы (6+)

«Балаларның игелекле дусты – Маршак»: әдәби сәгать (6+)

Экологик сукмак буйлап сәяхәт (6+)

«Геройларга дан һәм хөрмәт»: тарих сәгате (12+)

«Яңа китаплар – яңа уку»: әдәбиятка күзәтү (18+)

«Тылсымлы сәламәтлек кагыйдәләре»: уен программасы (0+)

«Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез…» (18+)

«Башак һәм бер телем икмәк турында»: танып белү сәгате (6+)

«Китап сөючеләр илендә»: әдәби сәгать (6+)

«Куркынычсызлык – беренче чиратта»: куркынычсызлык дәресе (12+)

Татарстаным, син барысыннан да яхшырак (18+)

«Россия байрагы – Петр казанышы»: тарих сәгате (6+)

 «Җәй, кояш, йөзләгән фантазияләр»: күргәзмә-күзәтү (0+)

«Җәйге китаплы сәяхәт»: квест-уен (6+)

«Шәһәрем, мин сиңа гашыйк!»: викторина (6+)

«КАМАЗның иң яхшы заводы»: танып-белү сәгате (6+)

«Ромашка – бәхет символы» акциясе (0+)

 «Мәхәббәт һәм тугрылык берлеге»: танып-белү сәгате (0+)

«Сугышның беренче көне»: хәтер сәгате (0+)

«Мин яратам, Россия, синең үткәнеңне»: танып белү сәгате (0+)

«Туган як сукмакларыннан»: туган якны өйрәнү сәгате (0+)

«Танып бел һәм уйна – табигать дөньясын ач!»: уен программасы (6+)

«Фольклор дөньясына сәяхәт»: уен программасы (6+)

Россия корабы штурвалы артында: Петр үзгәртеп корулары чоры (12+)

«Безнең белән «бер дулкында» бул – укы!» акциясе (0+)

Җәйне яхшы китаптан башла! (0+)

«Еллар аша Җиңү авазы яңгырый»: күргәзмә-күзәтү (0+)

«Без Тукай оныклары»: туган якны өйрәнү сәгате (0+)

«Телескоп ни турында сөйләде»: танып белү сәгате (6+)

Яңа заманга – яңа һөнәрләр (12+)

«Өлкәннәргә социаль ярдәм чаралары»: түгәрәк өстәл (18+)

«Ракетадан айга кадәр»: уен программасы (0+)

Мәрхәмәтле Корней бабай бар дусларын җыя (6+)

Туган тел белгечләре (6+)

 «Гореф-гадәтләр – буыннар җебе»: фольклор сәгате (12+)

Мәхәббәт турында укыйбыз (18+)

Петр I шәхесенә багышланган шигъри сәгать (12+)

«Ватанга хезмәт итү – изге эш»: тарих сәгате (6+)

«Бөек Россиянең беренче императоры»: тарих сәгате (12+)

Батырлыгы гасырлар буена онытылмас (6+)

Файдалы битләр: өлкән буын өчен интернет (18+)

«Милн иленә сәяхәт»: әдәби сәгать (0+)

2021 ел

Җир шары буйлап Яңа ел атлый (6+)

Гаҗәеп ачышлар дөньясы (18+)

Сүзлекләрне ачыйк (6+)

«Чарушин китаплары геройлары белән»: әдәби сәяхәт (0+)

Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе (18+)

«Кәрҗин тотып юлга чыктык»: экологик уен (0+)

«Мин дөрес язам һәм сөйләшәм»: блиц-турнир (6+)

«Туган көнең белән, Татарстан!» бәйрәме (6+)

Дәүләт байрагы көне (6+)

«Син уенда» күңел ачу-спорт квизы (6+)

Мәхәббәт турында хатын-кыздан да яхшырак сөйләүче юктыр (18+)

Рус иле, Россия, Ватаным минем (12+)

«Яшәсен туган тел»: уен программасы (6+)

«Чәчәк түтәле һәм эскәмия өчен идеяләр»: мастер-класс (6+)

Уку утравындагы шаян маҗаралар (6+)

«Әдәби мәйданчык» акциясе (6+)

«Без хәтерлибез, без горурланабыз» күргәзмәсе (6+)

«Син һөнәр сайлыйсың» һөнәри юнәлеш дәресе (12+)

«Иң яхшылары – халык уеннары»: фольклор сәгате (12+)

«Хикмәтле әкият сабаклары»: уен лабиринты (6+)

«Шигъриятемне халкыма багышладым»: кичә-портрет (12+)

«Гармония» клубында бәйрәм программасы (18+)

«Туган тел, галиҗәнаплары»: тел белеме кичәсе (12+)

 «Исемең калды җыр булып…»: хәтер кичәсе (6+)

«Агния Бартоның алтын каләме»: шигъри сәгать (0+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: