«Чаллы-КамАЗ: хәрәкәттә көч!» Web-проекты


Город надежд, город ветров,           
Город-мечта из сбывшихся снов.  
Город, который построили мы –    
Наши Челны, Наши Челны.          
— Людмила Дорженковская

2026 елда шәһәребез  үз елъязмасындагы ике әһәмиятле битен ача: без Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче КАМАЗ автомобиле конвейердан төшкән көнгә 50 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Әлеге ике бөек чор, уникаль хезмәт, иҗат һәм гаҗәеп казанышлар елъязмасы тудырып, бергә кушылган, һәм безнең китапханә әлеге икеләтә юбилейга багышланган күләмле «Чаллы-КамАЗ: хәрәкәттә көч!» Web-проектын тәкъдим итә. Бу документлар, сирәк фотолар, газеталар архивлары, беренче төзүчеләр һәм КамАЗ ветераннары хатирәләреннән җыелган шәһәр һәм автогигантның тере энциклопедиясе.

Бу тарихи мизгелнең бер өлеше булыгыз – өйрәнегез, искә төшерегез, үз истәлекләрегез белән уртаклашыгыз һәм Чаллыны, КамАЗны үзегез өчен яңа, әлегә кадәр белмәгән яктан ачыгыз. Безнең Web-проектка кушылыгыз, һәм без мәңгелек горурлык һәм илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк мирасны бергәләп саклыйк. 

Сезгә үз белемнәрегезне тикшереп карарга һәм Татарстанның автомобиль башкаласының бай тарихына тирәнрәк үтеп керергә тәкъдим итәбез. Без Чаллы һәм легендар КАМАЗ заводының төп үсеш чорларын үз эченә алган махсус тест әзерләдек. 


Мы благодарим вас за интерес к нашему ресурсу. В настоящее время данный раздел находится в разработке, и мы прилагаем все усилия, чтобы предоставить вам уникальный и полезный контент.

Ожидайте обновлений и оставайтесь с нами!