«Синең тавыш – синең Россия» мәгълүмати-аңлату интернет-проекты

2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә илебездә Дәүләт думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар узачак. Илебезнең киләчәге — без бүген кабул итә торган миллионлаган карарлар нәтиҗәсе. Һәр тавыш зур тарихның бер өлеше һәм безнең иртәгә нинди тормышта яшәячәгебезне, укыячагыбызны һәм эшләячәгебезне билгели.
Яр Чаллы китапханәләре «Синең тавыш – синең Россия» дигән интерактив проектын тәкъдим итә. Әлеге квестта сез үз белемнәрегезне тикшереп карый, гражданин каршына килеп басучы чынбарлыктагы мәсьәләләр белән очраша һәм сезнең тавышның нәрсәгә йогынты ясавын күрә алачаксыз. Бу уртак киләчәк өчен җаваплылык һәм һәркем ия булган хокук турында сөйләшү. 
Үзегезне сынап карарга һәм ил белән идарә итүнең ничек төзелгәнлеген аңлауга беренче адым ясарга әзерме сез? Уенны хәзер үк башлагыз. Сезнең тавыш мөһим.