10 нчы санлы китапханә (ГЭС бистәсе, 6/9 йорты)

«ҮКС» МБУ 10 нчы санлы китапханәнең НИГЕЗЛӘМӘСЕ 

Адресы: 
Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 38 нче йорт, 1 һәм 3 нче фатир (ГЭС, 6/9).
«Мәдәният паркы» тукталышы.

Эш тәртибе
Сентябрьдән майга кадәр
китапханә түбәндәге тәртиптә эшли:
Дүшәмбе-шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 70-38-08
Е-mail: CBS_filial10@mail.ru

Без социаль челтәрдә

 

10ф. абонемент
10ф. Абонемент. Уголок читателя

Абонемент

Читальный зал
чит.зал зона периодики
Читальный зал. Зона чтения

Уку залы

Таныш булыгыз: бу без – 10 нчы санлы балалар китапханәсе

Иске инвентарь китабының саргайган битләрен ачабыз. Төсләре агара башлаган кара, китап фондын тикшерү турында дәфтәр читенә кызыл, зәңгәр, сары төсләр, гади карандаш белән куелган күпсанлы билгеләр. Укыр нәрсә дә юк сыман, карадык да алып куйдык. Роман да, повесть та түгел бит…
Ә шулай да бу китапта сөйләр әйберләр бар икән: «бары тик игътибар белән карарга кирәк…»
1 нче инвентарь китабын китапханә 1973 елның 1 сентябреннән алып бара башлый. Һәм бу китапханәбезнең туган көне дә. Җитмеш өченче ел. Чаллыда җибәрелгән беренче трамвай, КАМАЗның беренче заводы – РИЗ – эшкә керешә. Кешеләр яши, шәһәр һәм завод төзи. 
Мәдәният министрлыгы тарафыннан 4 кешедән торган штат, кечкенә генә урын бүлеп бирелә, ә хезмәткәрләр алдына тиз арада аны туплау һәм балалар китапханәсен эшләтеп җибәрү бурычы куела. Илебезнең барлык почмакларыннан китапханәгә китаплар агыла башлый. Фонд 6000 данә китап белән тәэмин ителгәч, китапханәне ачу вакыты җитә.
Китапханәне ачу тантанасы 1974 елның 1 августында җылы кояшлы көндә Гидротөзүчеләр бистәсенең 6/6 йортында уза. Башта филиал 4 нче санлы шәһәр китапханәсе дип атала. Соңрак китапханә 6/9 йортына күченеп, анда 1 нче һәм 3 нче фатирларны били. 1976 елда ул 10 нчы санлы китапханә дип исемләнә. 
Әмма китапханәнең төп казанышы – анда хезмәт куйган һәм хәзерге көндә эшләүче кешеләр. 
1973 елда китапханәнең беренче мөдире итеп Л.И.Мещанова билгеләнә. Ул мөдир вазифасында 1984 елга кадәр эшли. КамАЗ төзүчеләре өчен авыр хезмәт көннәре булуына карамастан, китапханәгә кешеләр тартыла. Укучылар саны арта, китап фонды тагын да тулылана. 
1984 елның июненнән 1987 елның октябренә кадәр китапханә мөдире Л.П.Солодовникова була. Бик күп данлыклы эшләр башкарыла, күп чаралар уздырыла. Эзләнү экспедицияләре, бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган яхшы китап күргәзмәләре.
1987 елның октябрендә мөдир итеп Ф.А.Белова билгеләнә, ул бу вазифада 2015 елның гыйнварына кадәр хезмәт итә. Бу вакыт эчендә филиал эше инвалид балалар белән күпьеллык нәтиҗәле эше өчен мактау грамоталары, Чаллы шәһәре «Балалар Шәфкатьлелек ордены» программасына теләктәшлек иткән һәм аны тормышка ашырган өчен волонтерлык хәрәкәте активистлары дипломнары белән бәяләнде. 1997 елда китапханә КамАЗ мәдәният фонды премиясенә тәкъдим ителә. Ул «Балалар китапханәсе-2004» Республика бәйгесенең «Китапханә һәм гаилә» номинациясендә 2 нче урын өчен 2 нче дәрәҗә диплом, шулай ук шул ук исемдәге фәнни-гамәли конференциядә читтән торып катнашкан өчен Республика балалар китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 
2015 елның февраленнән китапханә белән Н.Н.Чекурина җитәкчелек итә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен китапханәдә 2016 елдан «Укмышлы Мәчедә кунакта» клубы үз эшен башлап җибәрә. Китапханә күпсанлы һөнәри бәйгеләрдә, акцияләрдә катнаша, күпсанлы дипломнарга ия була. 
Филиал гаилә китапханәсе буларак эшли һәм барлык категория укучыларга: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентларга һәм олыларга хезмәт күрсәтә. Китапханә 3 нче һәм 5 нче мәктәпләр, 11 нче санлы «Йолдыз» балалар бакчасы, шулай ук «Факел» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы, «Безнең йорт» җирле иҗтимагый үзидарә һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Комсомол бүлеге белән хезмәттәшлек итә.
Китапханәбезгә гаҗәеп укучылар йөри! Безнең Укучыбыз – күбрәк белергә тели. Аның белән һәрчак күңелле һәм дусларча аралашасы килә. 
Онытылмас әдәби кичәләр, матур, күңелле балалар иртәләре һәм бәйрәмнәре, әдәби сәяхәтләр, бәйгеләр, һәм проектлар, Ачык ишек көннәре һәм балаларның шатлыклы авазлары – алардан башка балалар китапханәсен күзалдына да китереп булмас иде – нәкъ менә шуларда иҗади коллективыбызның үзенчәлеге. 

10ф. Акция Читательский забор
10ф. Вот Вам «черная метка»
10ф. Познавательно-развлекательная программа «Мы живем в России»
10ф. Посоревнуемся!
10ф. Рисуем картины-шедевры
10ф. Семейный портрет
10ф. Танец с зонтиками
10ф. Участники акции
10ф. Участники мастер-класса
10ф.Семейный праздник

10 нчы санлы китапханә үзе хезмәт күрсәтә торган микрорайон (4,5,6,7 һәм 8 нче мәхәлләләр) балалары, ата-аналар һәм укытучылар өчен мәгълүмати киңлек булдыра, балага укучылар даирәсе тудыра, уку һәм китап аша иҗади мөмкинлекләрне үстерә. 
Китапханә хезмәткәрләре тәрбия һәм белем бирүнең социаль яктан мөһим проблемалары белән кызыксынучы оешмалар белән хезмәттәшлек итү традицияләрен саклый һәм үстерә. 
Еллар уза, әмма китапханәгә бүген дә яраткан китапларын алырга яки кызыклы журнал укырга, чараларда катнашырга һәм күпсанлы сорауларга җавап табарга балалар килә. 
Безгә Укырга, Өйрәнергә, Уйланырга һәм Аралашырга килегез!

Китапханә җитәкчесе – Наталья Николаевна Чекурина,
10 нчы санлы китапханә мөдире
т. 8(8552)70-38-08
cbs_filial10@mail.ru

ЯҢА КИТАПЛАР

 

Үткәрелгән чаралар

«Владимир Даль – рус сүзенең патшасы»: китапханә сәгате (6+)

«Гаҗәеп буяулар, яраткан әкиятләр»: танып белү уен-фантазиясе (0+)

«Китапта хатын-кыз язмышы: Чәчкә Заһированың тормыш бәяны» (12+)

«Татарстанның ак җилкәне»: туган якны өйрәнү викторинасы (12+)

«Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» (6+)

С.Маршакның «Сказка о глупом мышонке» китабы юбилеена багышланган чара (0+)

«Кем матуррак сайрый»: экологик ассорти (6+)

«Михалковны кем белми? Михалков барыбызга да таныш!»: әдәби шоу (6+)

«Урман буйлап әкият йөри»: әдәби калейдоскоп (0+)

«Исәнме, Сипкелле яз!»: фольклор утырмалары (6+)

«Күккә бирелгән гомер»: телдән журнал (6+)

«Зыялылар өчен капкын»: эрудит-викторина (12+)

Балалар язучысы Г.Снегирев иҗатына багышланган чара (0+)

«Язгы тамчы» (6+)

«Гаҗәеп сүзләр илендә»: лингвистик уен (6+)

«Тикшерүне белгечләр алып бара»: интеллектуаль-хокукый уен (12+)

«Өенә ашыгучы нәни кырмыска»: экосәяхәт (0+)

«Интернет-солянка»: уен-сәяхәт (6+)

«Пришвинның тыюлыклар илендә» (6+)

Яланаяклы гарнизон (6+)

Сталинградның яшь геройлары (6+)

«Яшәгән ди булган ди әкиятче»: әдәби сәяхәт (0+)

«Агач малай маҗаралары» (6+)

«Блокаданы искә алыйк, аның турында онытырга ярамый» (12+)

«Тыюлык урыннарын яратабыз»: виртуаль экологик экскурсия (12+)

2022 ел

«Яңа ел Куяны эзләреннән»: мастер-класс (6+)

Чыршы бәйрәмендәге күңелле уеннар (6+)

«Яңа ел – шәмнәр, чыршы, күңел ачулар» (0+)

«Әкияти ыгы-зыгы»: әдәби уен-сәяхәт (6+)

«Россиянең кодрәтле бөркете»: тарихи экскурс (12+)

«Әниемә бүләк әзерлим…»: мастер-класс (6+)

Сүзлек серләрне ача (6+)

«Бер планетадагы төрле балалар»: толерантлык дәресе (0+)

 Мамин-Сибиряк әкиятләре (6+)

 «Югалган дөнья»: квест-уен (12+)

«Зәңгәр елга өстендә ак шәһәр» (12+)

«Әдәби фейерверк»: викторина (6+)

«А дан Я га кадәр күңелле шигырьләр гаиләсе» уен-викторина (6+)

«Бердәмлектә безнең көч!»: тарихи викторина (12+)

Көзгә багышланган әдәби уен программасы (6+)

«Тәмәке тартуны ташла – иркен сула!»: әңгәмә-киңәш (12+)

«Петр Беренче: кодрәтле язмышлар хакиме» (12+)

«Бөртектән икмәккә кадәр»: танып белү программасы (6+)

Китап кунакка чакыра (6+)

«Михаил Лермонтов: тынгысыз тормыш битләре» (12+)

«Җылылык һәм иминлек утравы»: әдәби кунакханә (18+)

Көмеш гасырның иң танылган язучысы Марина Цветаевага багышланган чара (12+)

«Сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык»: Ачык ишекләр көне (6+)

 «Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?»: әңгәмә-викторина (0+)

«Террор корбаннары – балалары»: хәтер сәгате (6+)

«Вакытыңны бушка уздырма – киләчәккә һөнәр сайла!» (6+)

Туган урамнар, таныш урыннар (6+)

«Мин ак ромашка бүләк итәм!»: бәйрәм акциясе (6+)

«Уенчыклар көне»: бәйрәм программасы (6+)

«Россия – безнең уртак йортыбыз!» викторинасы (6+)

«Китаплар билгесе һәм сүзләр хакимлеге астында»: Ачык ишекләр көне (6+)

 «Күңелле вагон»: әдәби сәяхәт (6+)

«Яшәгән ди, булган ди бер гаилә»: бәйге-уен программасы (6+)

«Бөек Петр – рус алып батыры»: тарихи экскурс (6+) 

«Сугыш ялкыны белән дөрләүче юллар»: сугыш китабы сәгате (6+)  

«Галәмне яулаган беренче хатын-кыз»: телдән журнал (12+)

«Илһам канаты астында»: халык кәсепләре ярминкәсе (6+)

«Сәламәтлек – зур байлык»: танып белү-уен программасы (6+)

Жюль Верн белән дөнья тирәли (12+)

«Әйләнә-тирәбездә су»: экологик викторина-сәяхәт  (6+)

«Нәфис затларыбыз»: утырмалар (18+)

«Май чабу ыгы-зыгысы»: фольклор утырмалар (6+)

«Малайлар һәм кызлар турында»: уен-ярыш (6+)

Шигырьләре – күңел бәйрәме (6+)

«Хокук ачкычы»: әдәби-хокукый уен (12+)

«Без – белемлеләр!» (6+)

«Яхшы китап – чын йөрәктән» акциясе (0+)

Тылсымлы пушкин илендә: әкият серләре (6+)

Виртуаль киңлек бәйрәме (12+)

Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе (6+)

«Балачакларын сугыш урлаган»: телдән журнал (6+)

«Ленинград хатын-кызларына багышлана…»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

Гайдар китаплары геройлары эзеннән (6+)

«Журналларның сезгә сөйләр сүзе бар…»: китапханә дәресе (6+)

2021 ел

«Юлбарыс галиҗәнапләре»: мастер-класс (6+)

«Чиксез мәрхәмәтлек» акциясе (18+)

«Мәңгелек кеше. Габдрахман Әпсәләмов»: тарихи кичә-портрет (16+)

Сөекле һәм иң якын (6+)

«Хәзинә эзлибез! Барысы да ишетсен!»: әдәби мини-квест (6+)

Китап укучы балалар иле (6+)

Лермонтовның даһилыгы мәңгелек (12+)

Винни һәм аның дуслары (6+)

Чал чәчегез алдында башыбызны иябез (18+)

«Гафу ит безне, Җирәнкәй!»: әңгәмә-фикер алышу (12+)

«Могҗиза тулы урман»: урман буйлап экологик сәяхәт (6+)

«Туган көнең белән, ак калабыз!»: сәяхәт-дәресе (6+)

«Алмалы күңел ачулар» әдәби уены (6+)

«Китапханәдә татлы көн»: әдәби-шоколадлы ассорти (6+)

«Урман табышмаклары»: әдәби-экологик уен (6+)

«Пушкин каласы»: әкияти көрәш (6+)

Китапханә белән якыннан танышыгыз! (6+)

Әдәби һәм спорт ярышлары (6+)

Беренче майга багышланган китапханә бәйрәме (6+)

«Гагарин» исемендәге йолдыз» мәгълүмати-танып белү программасы (6+)

«Җирнең тарту көчен җиңеп»: танып белү-уен программасы (6+)

«Экологик тегермән»: китапханә дартсы (12+)

«Табиб Әпчхи киңәшләре»: уен-сәяхәт (6+)

«Китап битләрендә песиләр» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)

 «Без хокуклар белән дус»: әдәби-хокукый уен (12+)

«Барысы да хатын-кызлар өчен»: утырмалар кичәсе (16 +)

«Шәп кызлар» бәйге-уен программасы (6+)

Яраткан әниләргә открыткалар (6+)

Мәктәп укучылары сүз һәм телләргә багышланган викторинада катнашты (6+)

«Камалыштагы шәһәрне саклаучылар»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

«Юкка чыгарылган балачак…»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

«Чехов битләре буйлап…»: әдәби сәфәр (12+)

 «Гайдар сукмагыннан»: әдәби сәяхәт (6+)

«Кыш Бабайның әкиятләр бюросы»: Яңа елгы әдәби ассорти (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: