17 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 50/02 йорты)

«ҮКС» МБУнең 17 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы:

Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 24 нче йорт, 212, 213 нче фатирлар.
(«51 нче мәхәллә» тукталышы).

Эш тәртибе:

Cентябрь аеннан майга кадәр китапханә түбәндәге расписание буенча эшли:
Дүшәмбе-шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 32-71-64
Е-mail:cbs-filial17@mail.ru

Без социаль челтәрдә

17 нче санлы балалар китапханәсе 1983 елда Яңа шәһәрнең 50, 51 нче мәхәлләләрендәге укучылары өчен ишекләрен ача.

Китапханәгә килүчеләр өчен якты уку залы бар, анда һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч журнал-газеталар табарга мөмкин.

Балалар һәм өлкәннәр абонементы.

Китапханәнең фондын якынча 14 000 данә китап һәм журнал тәшкил итә. Укучыларга кирәкле мәгълүматны сыйфатлы һәм тиз эзләп табу өчен китапханәдә белешмә җайланмасы булдырылган. 17 нче санлы китапханә 37, 49, 55 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре, 26, 49, 64, 105 нче балалар бакчалары, «Заря» ишегалды клубы белән тыгыз социаль хезмәттәшлектә тора. Әлеге учреждениеләрдәге балалар – китапханәбезнең даими укучылары, төрле чараларда актив катнашучылар. 
Китапханәдә укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр, балалар бәйрәмнәре, файдалы киңәшләр сәгатьләре, шәһәрнең кызыклы шәхесләре белән очрашулар үткәрелә. 

7
8
10
9

1985 елдан «Сәйлән» туган якны сөючеләр клубы эшли. Аның эшчәнлеге татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрен популярлаштыру, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.  Клубның актив әгъзалары – 6-7 яшьлек балалар. 

11
12

Шулай ук китапханә әдәби геройлар үрнәгендә балаларны әхлакый яктан тәрбияләү буенча «Балачак эзләре буйлап китап белән» программасын тормышка ашыра. Программаның максаты – нәфис әдәбиятны популярлаштыру, укучыларда аның белән танышу теләге тудыру, намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек, якыннарга карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Программа 1-4 нче сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.

Китапханә һәр елны югары күрсәткечләргә ирешә, республика һәм шәһәр китапханәләре арасында призлы урыннар яулый. Туган телне һәм мәдәниятне пропагандалау, массакүләм эш буенча яңа формалар кертү, шәһәр балаларына иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтү һәм яшьләр арасында актив массакүләм-мәгълүмати эш алып барганы өчен күпсанлы диплом һәм бүләкләргә ия булды.

Китапханәнең җитәкчесе – Диләрә Накыйп кызы Титаренко.

Безнең тату һәм яхшы күңелле коллективыбыз үз укучыларын китапханәдә күрүгә һәрчак шат. Эшебез турындагы яңалык һәм фотоларны интернет челтәрендә табарга була.

ДӨНЬЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ ИТҮЧЕ ЖУРНАЛЛАР БАЛАЛАРГА БАРЫСЫ ТУРЫНДА ДА СӨЙЛӘРЛӘР

ЯҢА ӘДӘБИЯТ

Үткәрелгән чаралар

Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма (12+)

Укы, уйна һәм ял ит (6+)

Еллар безгә киртә түгел (18+)

«Планетабыз балаларына – борчуларсыз һәм күз яшьләрсез дөнья»: хәтер сәгате (6+)

«Сүз эчендә хикмәт бар»: әңгәмә (0+)

Татарстан – туган ягым (0+)

Укыйбыз, уйныйбыз, бар табышмакларны чишәбез (0+)

Спорт яратсаң, сәламәт булырсың (0+)

Бу кызыклы хайваннар (6+)

Җир чәчәкләр белән елмая (6+)

«Иң акыллы» турниры (6+)

Яшел дөньям – изге йорт (6+)

Пушкин әкиятләре белгечләре (6+)

Балачагым матур төсләрдә  (6+)

Китап төсендәге җәй (6+)

«Урман даруханәсе»: уен-сәяхәт (0+)

«Гаиләбездә һәркем китап белән дус»: «Иҗади букча» акциясе (6+)

Зур сугышның кечкенә геройлары (6+)

Нәниләр өчен әдәплелек дәресләре (0+)

Тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә (12+)

Барыбыз бергә теләсәк, табигатьне саклый алырбыз (6+)

«Евгений Чарушинның серле дөньясы»: әдәби сәяхәт (6+)

«Кеше. Галәм. Космос»: космик калейдоскоп (6+)

Аларның җырлары җиңүгә рухландырды (12+)

Һанс Христиан Андерсенда кунакта (6+)

Чаллы язучылары иҗаты буенча интерактив уен (0+)

Нәниләр өчен космик сәяхәт (0+)

Китап белән дөнья яктырак һәм матуррак (12+)

Динә Сабитованың «Где нет зимы» китабы бенефисы (12+)

Исем мәгънәгә ия (0+)

«Китап галәме»: әдәби сәяхәт (6+)

«Китап кунакка чакыра»: әдәби круиз (6+)

Урок толерантности «Мы живем среди людей» (6+)

«Әлли-бәлли-бәү» балалар иртәсе (0+)

«Без сәламәтлегебезне саклыйбыз» медицина хезмәткәре белән очрашу (6+)

«Носов китапларын балалар бик ярата» әдәби дәресе (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: