1 нче санлы китапханә (ЗЯБ бистәсе, 6/11 йорты)

Сезне 1 нче санлы китапханә сәламли!

«ҮКС» МБУнең 1 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Адресы: 
Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, 6/11 кварталы, 1 нче йорт. (Автобуста «8 нче мәктәп», трамвайда «Военкомат» тукталышына кадәр килергә)

Эш тәртибе:
Сентябрьдән майга кадәр
китапханә түбәндәге тәртип буенча эшли:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 46-03-34
Е-mail: library-1@mail.ru

Без социаль челтәрдә
1 нче санлы китапханә – өлкәннәр өчен мәгълүмат, белем һәм мәдәният үзәге ул. Шәһәребезнең 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләсә кайсы кешесе безнең укучыбыз була ала.
Безнең китапханә Чаллы китапханәләр системасында иң өлкәне. Ул 1960 елның 1 июлендә «Төзүче» клубында ачыла, ә 1964 елның мартында Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа бинага күчә.
Китапханәбез фонды зур укучылар аудиториясенең мәгълүмати ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Китапханәнң китап фондын төрле белем тармакларына караган 27 меңнән артык данә китапны тәшкил итә, соңгы елларда ул яңа әдәбият белән тулыландырыла. Вакытлы матбугат басмаларына да бай китапханәбез. Шулай ук интернетка керү мөмкинлеге, ике компьютер, күпфункцияле җайланма бар. Укучылар өчен бушлай WI-FI куллану мөмкинлеге булдырылган. 

Ялгызлык борчуларын җиңәргә булышу, яшь, кызыксынулары һәм мавыгулары буенча якын булган пенсия яшендәге кешеләрне берләштерү – озак еллар дәвамында 1 нче санлы китапханәнең бурычы булып тора. Әлеге төркем кешеләрнең ялын оештыру максатында китапханәдә «Илһам» әдәби-музыкаль клубы эшләде.

клуб
Весна в природе и в душе_Л. Тимофеева
Бунин Вечер

Сезнең өчен яңа әдәбият…

Китапханә озак еллар буена 4, 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәпләре, «Калкан» кадет мәктәбе, 2 нче балалар музыка мәктәбе  һәм «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Безнең укучыларыбыз – ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр: 14, 15, 16, 17, 17А, 18, 19, 32, 62 нче мәхәлләләр, 6/11, 27, 28 кварталлары, «Рябинушка» һәм «Орловка» бистәләре, шулай ук «Челныгорстрой» һәм «Замелекесье» микрорайоннары халкы.

Элемтә өчен мәгълүмат

Адрес: Чаллы ш., ЗЯБ бистәсе, Һади Такташ ур., 45 нче йорт (6/11 нче квартал, 1 нче йорт)
Телефон: 8 (8552) 46-03-34
e-mail: library-1@mail.ru
Автобуста «8 школа» тукталышына, трамвайда «Военкомат» тукталышына кадәр барырга.
Эш сәгатьләре:
Кышкы вакытта 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатьтә; шимбә 9:00 дан 17:00 сәгатькә кадәр;
җәй көне без дүшәмбедән җомгага кадәр 10:00 нан 18:00 сәгатькә кадәр эшлибез.
Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе – санитар көн.

Китапханә белән Зиһаншина Фирдая Борисовна җитәкчелек итә.

 

Безнең видео «Китапханәгә юлны белү – кеше өчен бик мөһим!»

Үткәрелгән чаралар
2022 ел
2021 ел

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: