Шәһәр үзәк китапханәсе (ГЭС бистәсе, 4/14 А йорты)

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты.

Безгә килү өчен: трамвай белән – «Мәдәният паркы», автобус белән «Татарстан кунакханәсе» яисә «Мәдәният паркы» тукталышында төшәргә.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Якшәмбе – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – дүшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның беренче сишәмбесе.

Тел.: (8552) 70-02-26

Е-mail: library-cbs@mail.ru

Без социаль челтәрдә

 

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ бүлекләренең НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕ

zdanieШәһәр үзәк китапханәсенә 1972 елның 1 августында нигез салына.

Беренче вакытларда ул Яр Чаллының мөстәкыйль мәдәни учреждениесе буларак эшли. 1976 елның 15 гыйнварында аның базасында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырыла. Шәһәр китапханәсе озак вакытлар Есенин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан махсус җайлаштырылган бинада эшчәнлек алып бара һәм 2002 елда, ниһаять, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча китапханә өчен махсус төзелгән бинага күченә. Монда китап укучыларга хезмәт күрсәтү өчен зур һәм якты уку заллары, хезмәт күрсәтү заллары, чаралар уздыру өчен күп кеше сыешлы конференц-зал бар.

Шәһәр үзәк китапханәсе – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре өчен оештыру-методик үзәге дә әле. Монда ҮКС үсешенең гомуми стратегияләре, үзәкләштерелгән комплектлаштыру һәм филиалларның махсуслаштырылуын исәпкә алып китапханә фондларының сакланышы методологиясе эшләнә, эшнең төзелеше һәм аны оештыру камилләштерелә, җитештерүчәнлек процессы заманчалаштырыла, мәгълүмати технологияләр нигезендә хезмәт күрсәтүнең яңа ысуллары эшләнә. Үзәк китапханә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт китапханә сәясәтен тормышка ашыруда Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эшен координацияли. 

Шәһәр үзәк китапханәсендә ҮКСның төп ресурслары урнашкан:

сирәк һәм аеруча кыйммәтле басмалары булган бердәм китап саклау фонды, «Руслан» эзләү системасы һәм «КонсультантПлюс», үзәк каталоглар һәм картотекалар. Шулай ук монда махсус хезмәт күрсәтү бүлекләре, әдәбият тарихын өйрәнү музее һәм ҮКС администрациясе урнашкан.

Шәһәр үзәк китапханәсе барлык категория һәм төрле яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтә.

ШӘҺӘР ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕНЕҢ СТРУКТУРАСЫ

Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге
– балалар секторы
– яшүсмерләр секторы

Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге

– абонемент секторы
стационар булмаган формаларда хезмәт күрсәтү секторы

Белешмә-мәгълүмат бүлеге

Сәнгать бүлеге

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге

 «Всезнайка» балалар белән массакүләм эш бүлеге

Әдәбият тарихын өйрәнү музее

Автоматлаштыру бүлеге

Методик һәм инновацион эш бүлеге

Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.