6 нчы санлы китапханә (Яңа шәһәр, 28/11 йорты)

12

«ҮКС» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 23 нче йорт, 109-116 нчы фатирлар (Яңа шәһәр, 28/11 нче йорт).

Автобус белән Автозавод проспекты буенча «Универсам» тукталышы, Тынычлык проспекты буенча «КАМАЗ мәдәният сарае» тукталышы; трамвай белән Мәскәү проспекты буенча «Форд Диалог»  яисә  «Базар» тукталышына кадәр килергә.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе – җомга – 10.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе – җомга – 10.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 54 – 53 – 30

Е-mail: CBS_filial6@mail.ru

Без социаль челтәрдә

Китапханә тарихы

Китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Узган гасырның 70 нче еллары башында КамАЗ төзелә башлый, аның белән бергә Яңа шәһәр, яңа микрорайоннар барлыкка килә, төрле учреждениеләр ачыла.

Китапханәбез 1974 елда үзенең укучылары өчен тәүге тапкыр ишекләрен ача. Бүгенге көндә без Яңа шәһәрнең  20, 26, 27, 28, 29, 30, 65 нче микрорайоннарында яшәүчеләргә китапханә хезмәте күрсәтәбез.

 4Китапханә 15,19,24,27,28 нче урта мәктәпләр; 29, 77 нче гимназияләр, 86 нчы мәктәп-интернат (3«Өмет» тернәкләндерү үзәге) белән тыгыз элемтәдә тора. 28,30,50 нче балалар бакчалары, Автозавод башкарма комитетының «Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт» бүлеге, «Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, «Автозавод» җирле иҗтимагый үзидарәсе, шәһәр сукырлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Филиал Җиңү паркында уза торган «Ай да Пушкин!» шәһәр иҗат фестивалендә дә актив катнаша. Эшендәге төп юнәлешләр – туган якны өйрәнү әдәбияты белән эш формасы аша экологик агарту һәм гражданлык-патриотлык хисләре тәрбияләү. 2016 елда китапханәгә модельле статусы бирелде.

Бүгенге көндә китапханәбез – ул мавыктыргыч китаплар уку, яшьтәшләрең белән аралашу, гаҗәеп ачышлар, кызыклы чаралар, бәйгеләрдә катнашулар белән тулыландырылган бер дөнья. Бездә һәрчак уңайлы һәм җылы, кызыклы һәм файдалы.

Китапханәнең төп байлыгы – берсеннән-берсе кызыклы, акыллы китаплары һәм журналлары. Аның фондында 58 меңнән артык балалар һәм өлкәннәр өчен басма, 30 исемдәге вакытлы матбугат исәпләнә.

Бу нәфис һәм белемнең төрле өлкәләренә караган әдәбият (тарих, сәнгать, техника, фән һ.б.), шулай ук татар һәм рус телләрендә туган якны өйрәнү әдәбиятының зур кыйммәткә ия фонды. Электрон басмалар CD һәм DVD дискларда тәкъдим ителә.

Китапханәне Агалакова Елена Владимировна җитәкли.

2019 елда китапханә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте.

«Гаджетлар буыны китапханәне сайлый» фильмы – ул нәтиҗәләр чыгару һәм китапханә эшчәнлегенә Без китапханә эше хезмәткәрләрен борчый торган «Мәгълүмат технологияләре гасырында китапханә кирәкме?» дигән сорауга җавап бирергә тырыштык.

Әйе, кирәк!

 

Китапханәнең бүлекләре

Өлкәннәр абонементы 9-11 нче сыйныф укучыларына, студентларга, эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә, пенсионерларга хезмәт күрсәтә. Монда детектив һәм фантастика сөючеләр дә, классик һәм хәзерге заман әдәбиятын сөючеләр дә үзенең күңеленә хуш килгән китапларны таба алачак.  Хәзерге заман нәфис әдәбият фонды даими рәвештә төрле әдәби премияләр лауреатларының әсәрләре белән тулыландырылып тора, мәсәлән: Л. Улицкая һәм З. Прилепин, О. Славникова һәм Е. Гришковец,  Е. Чижова һәм Д. Рубина. Табигый-фәнни фонд аеруча бай. Китапханәбездә мәктәп һәм вузлар өчен дәреслекләр, белешмәлекләр, математика һәм физика, география һәм биология буенча популяр әдәбият табарга була. Ә медицина бүлеге киң даирә укучыларга гына түгел, ә медицина көллияте студентлары һәм урта звено белгечләре өчен дә кызыклы булачак. Тарих һәм икътисад, психология һәм педагогика, хокук һәм техника, әдәбият һәм сәнгать буенча китаплар – болар барысы да китапханә киштәләрендә тәкъдим ителгән.

Уку залы укучыларын күптөрле белешмә фонды белән куандыра. Төрле яшьтәге укучыларыбыз теләсә кайсы өлкәгә караган популяр энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмә әсбаплар таба ала монда. Нәниләр өчен китап-уенчыклар һәм тавышлы, көйле китаплар кызыклы. Мәктәп укучылары «Все обо всем» энциклопедик басмасында һәм «Все обо всех», «Кто есть кто» белешмәлекләрендә үзләренә кирәкле материалны таба ала. Монда «Аргументы и факты», «Комсомольская правда» газеталары, «Будь здоров», «Чудеса и приключения», «Наука и жизнь», «Караван истории», «Гала Биографии» һ.б. журналларның яңа саннары белән танышырга мөмкин. «Тошка и компания», «Юный натуралист», «Клепа» һәм «Маруся» балаларны битараф калдыра алмый, әлбәттә.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Балалар абонементы бу гаҗәеп урын. Монда үзенчәлекле китап рухы хакимлек итә, теләсә кайсы темага бик күп файдалы, танып белү китапларын табып укырга була, үзлектән китап сайлап алырга өйрәнергә, төрле чаралар һәм бәйгеләрдә катнашырга һәм дусларың белән аралашырга менә дигән мөмкинлек.OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Ел саен бүлек 1500 дән артык балага һәм 15 яшькәчә яшүсмергә, балалар укуын оештыручыларга (укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һ.б.) хезмәт күрсәтә.

Китап фонды 38 мең данә китапны тәшкил итә, ул квартал саен яңа китаплар белән тулыландырылып тора.

Без сезне балалар китапханәсе фондларын кулланырга чакырабыз. Монда сезне һәрвакыт гаҗәеп маҗаралар, гадәти булмаган ачышлар һәм яңа геройлар белән очрашулар көтә.

Туган якны өйрәнү бүлеге

Китапханәбезнең иң төп юнәлешләрнең берсе – туган якны өйрәнү. Бүлектә башкарыла торган кайсы гына эшне карама, барысы да туган як белән горурлану, Ватанга, бу җирдә яшәүче кешеләргә мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Монда фондны ачып бирүнең төрле формалары, ысулларын куллану тәҗрибәсе тупланган: китапханәчеләр әзерләгән күргәзмәләр, әңгәмә, туган якны өйрәнү дәресләре, очрашу, интерактив викторина һәм мультфильмнар.

Актлар залы – монда китапханәнең барлык массакүләм чаралары үтә: кызыклы шәхесләр белән очрашулар, китап буенча фикер алышулар, конференцияләр, ачык ишекләр көне, флешмоблар, уен программалары, әдәби-музыкаль кичәләр.

19
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
17
16
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
14
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
DSCN0789
DSCN0448
Мы за безопасный интернет
DSCN0796
DSCN0655
DSCN0620
DSCN0606
DSCN0141
DSCN0554
DSCN0281
DSCN0331
DSCN0303
DSCN0302

Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр

20Филиалда укучыларны кызыксындыручы темалар билгеләнгән, алар буенча индивидуаль мәгълүмат бирү башкарыла, бу укучыларны даими рәвештә кызыксындырган тема буенча яңа документлар турында хәбәрдар итүдән гыйбарәт. Темалар даирәсе киңәйгәннән-киңәя.

Шулай ук консультация эше алып барыла. Ул укучыларның мәгълүмати компетентлыгын күтәрү мәсьәләләрен, шул исәптән, каталог һәм картотекаларда эзләнү алгоритмы, фондлардан китап сайлау һ.б.ларны үз эченә ала.

Китапханә хезмәткәрләре бик теләп алдан планлаштырылган экскурсияләр, тәкъдим ителгән темаларга чаралар уздыра.

2022 елның 27 гыйнварында 6 нчы санлы китапханәдә «Автозаводский» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Люзия Мансуровна Мостафина инициативасы белән өлкәннәр өчен «Безнең бакча» клубы оештырылды.

ЯҢА КИТАПЛАР

Китапханәгә рәхим итегез! 

Үткәрелгән чаралар

«Һөнәрләр ярминкәсе»: квест-уен (16+)

«Михаил Пришвинның табигать серләре»: әдәби сәгать (6+)

«Россиянең алтын тавышы»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

«Виртуаль дөньяда ничек югалып калмаска»: мәгълүмат сәгате (6+)

«Ленинград блокадасы: 900 батырлык көне»: хәтер кичәсе (12+)

«Леонардо Да Винчи. Даһиның серләре»: танып белү әңгәмәсе (12+)

2022 ел

«Без бергә бердәм»: патриотлык дәресе (12+)

«Бу китаплар барысын да белә»: китап күргәзмәсе (6+)

«Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез»: әңгәмә-уен (6+)

«Наркотикларга – «юк!» дип әйт»: мәгълүмат-агарту дәресе (12+)

«Чаба, чаба зәңгәр вагон»: китапханә сәяхәте (6+)

«Бөек хатын-кыз исемнәре»: тарихи экспозиция (12+)

«Көмеш гасыр алиһәсе»: әдәби кичәсе (16+)

«Тормыш дәвам итә»: зирәклек бәйрәме (16+)

«Китапханә – китап йорты»: таныштыру экскурсиясе (6+)

«И.И. Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы»: арт-сәгать (12+)

Пушкинга багышланган уен программасы (6+)

«Cерле буяулар дөньясы»: сәяхәт (6+)

«Дөньяның гаҗәеп илләре»: виртуаль сәфәр (6+)

«Әкияттә кунакта»: уен-викторина (6+)

«Могҗизалар иленә сәяхәт»: уен программасы (6+)

«XIX-XX гасыр рус рәссамнары картиналарында балачак» видеоэкспозициясе (6+)

Белмәгән-күрмәгән юлларда (6+)

Балалар планетаны коткара (6+)

Әдәби сандык (6+)

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе (6+)

«Һәркем өчен гаилә – дөньяда иң кадерлесе»: тематик сәгать (12+)

«Гасырларда яңгырый синең даның»: кичә-портрет (12+)

«И.И.Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы»: арт-журнал (12+)

К. Чуковскийның тууына 140 ел булуга багышланган «Шигырьләр һәм әкиятләр» викторинасы (6+)

«Китап язы»: мәгълүмат көне (16+)

«Туган телем, горурлыгым!»: телдән журнал (12+)

 «Кеше үз урынында»: уен программасы (12+)

«Бакча сезоны башланыр алдыннан»: мәгълүмат сәгате (16+)

«Дөньяви шедеврлар тылсымы»: видео-сәяхәт (12+)

Куркынычсыз интернет. Челтәрдә эзәрлекләүләрдән ничек сакланырга (6+)

Винни-Пух һәм башкалар (6+)

«Рус халык кәсепләре»: китап күргәзмәсе (6+)

«Татарстан тыюлыклары»: виртуаль сәяхәт (12+)

«Шәһәр диварларында рәсемнәр: сәнгатьме, әллә вандализммы»: телдән журнал (12+)

2021 ел

«Түбән Кама милли паркы»: экологик круиз (12+)

«Алкоголь – минем өчен түгел!»: телдән журнал (16+)

«Кеше – ул сер»: кичә-портрет (16+)

«Заманча укучы образы»: китап дресс-коды (16+)

«Толерантлык» дигән катлаулы сүз»: әңгәмә-уен (6+)

«Әкиятләр каруселе»: уен-викторина (6+)

«Шигъриятемне халкыма багышладым…»: кичә-портрет (12+)

Яңа китапларны тәкъдим итү (12+)

Безнең ишегалды – яхшы күршеләр (0+)

Халыкара күршеләр көне (0+)

«Экология һәм туклану»: танып белү-уен программасы (6+)     

«Гуманчы. Галим. Гражданин»: тематик кичә (12+)

«Гаилә – бар кыйммәтләрне саклаучы»: тематик кичә (12+)

«Нева сугышының җиңелмәс батыры»: тарихи сәфәр  (12+)

Хатын-кызлар солдат шинелендә (12+)

«Туган ягым, синең белән бер халәттә яшәргә хыялланам»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

«Китап – балаларның иң яхшы дусты»: театральләштерелгән тамаша (6+)

«Петр I һәрчак беренче» тарихи-әдәби сәяхәт (12+)

«Танылган хатын-кызлар галереясы» мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

«Барысы да хатын-кызлар өчен»: утырмалар кичәсе (16 +)

«Захар Прилепин – безнең заман герое»: кичә-портрет (12+)

«Туган тел, туган сүз – милләтемнең нигезе»: мәгълүмат көне (12+)

«Көрәшеп узган гомер…»: кичә-портрет (12+)

«XXI гасыр һөнәрләре»: уен программасы (12+)

«Сатира даһие» кичә-портреты (12+)

«Стрит-арт, граффити. Бэнксига ияреп»: телдән журнал (12+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: