Проект турында

Чаллы җире белән татар, рус һәм хәзерге заман әдәбияты үсешенә әһәмиятле йогынты ясаган күп кенә танылган шагыйрьләр һәм язучыларның язмышы бәйләнгән. «Чаллы шәһәренең әдәби тормышы» электрон чыганагы Чаллы язучылары, тарихи үткәннәр һәм хәзерге заман әдәби тормыш турында биографик һәм библиографик белешмәләрне үз эченә ала. 
Әдәби картада шәһәребезнең әдәби тормышы һәм танылган язучылар, шагыйрьләр исемнәре белән бәйле әдәби музейлар, һәйкәлләр, урамнар, бульварлар  һәм скверлар турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук әдәби оешмалар һәм берләшмәләр, шәһәрдә чыгучы әдәби-нәфис журналлар турында белешмә тәкъдим ителә. Кирәкле материалны эзләү бик гади – кызыксындыручы урынны сайларга, укны шуңа куярга. Экранда исеме белән урам аталган язучы турында мәгълүмат килеп чыгачак.  
«Чаллының әдәби картасы» «Чтение-21» порталында «Россиянең әдәби картасы»нда төбәкне тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта «Әдәби карта» яңа исемнәр һәм вакыйгалар белән даими тулыландырылып барыла.  
Без сезне сайтыбызда күрүебезгә бик шат, һәм Яр Чаллы шәһәренең әдәби дөньясына сәяхәт кылырга чакырабыз. 

Поделиться: