3 нче санлы китапханә (ЗЯБ бистәсе, 15/XX йорты)
«ҮКС» МБУ 3 нче санлы китапханәнең НИГЕЗЛӘМӘСЕ Адресы: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 9- 37.15/XX- 37. («Санэпидемстанция» тукталышы). Эш тәртибе: Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Ял көне – якшәмбе. Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли: Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Ял көне – шимбә, якшәмбе. Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе. Тел.: (8552) 34-72-16
3 нче санлы китапханә 1967 елның 1 апрелендә тәүге тапкыр ишекләрен ача. Китапханә Элеватор тавындагы агач бинада урнашкан була. Китапханәнең беренче укучылары «ПОПАТ», Чаллы Элеваторы, елга порты эшчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары була. 1988 елда китапханә Элеватор тавыннан ЗЯБ бистәсенә Низаметдинов урамындагы 9 нчы йортка күченә.
Бүген китап фондында 12 100 данә китап исәпләнә. Филиал шәһәр һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнаша. Мәдәният идарәсе һәм «ҮКС» МБУ дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләнгән. Китапханә киң даирә укучылар белән эшли. Бу – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, пенсионерлар. Инвалидларга аерым игътибар бирелә. Филиал ЗЯБ бистәсенең 14, 15, 16 нчы мәхәлләләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Шул зонада 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе, 2 нче музыка мәктәбе, 23 нче санлы балалар бакчасы, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» урнашкан. Китапханәнең социаль партнерлары: 21 нче мәктәп, 23 нче балалар бакчасы. 2016 елда китапханәдә өлкәннәр ялын кызыклы итү, өлкән буынга замана шартларында үзенең мөһим роль уйнавын тоемларга мөмкинлек бирү максатларында «Огонек» клубы эшли. Китапханәнең җитәкчесе– Зарипова Нәҗибә Нәҗип кызы. Үткәрелгән чаралар: «Без – Тукай оныклары»: әдәби чара (6+) «Көмеш гасыр тавышы: Анна Ахматова»: музыкаль-шигъри сәгать (16+) Китапханә – ул «Китап йорты» (6+) |