15 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 45/14 йорты)

«ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 
Яр Чаллы шәһәре, Бердах ур., 4 нче йорт, 361-362 нче фатирлар (Яңа шәһәр, 45/14)
(«45 нче мәхәллә» тукталышы)

Сентябрьдән майга кадәр китапханә түбәндәге тәртип буенча эшли:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июнь аеннан августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Тел.: (8552) 52-69-06
Е-mail: CBS-filial15@mail.ru

Без социаль челтәрләрдә

Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 15 нче санлы китапханәсе 1982 елда ачыла. Башта аның өлкәннәр абонементы һәм уку залы бүлекләре генә була. 2009 елда 18 нче санлы балалар китапханәсе ябылгач, аның китап фонды 15 нче китапханәгә тапшырыла.
Китапханә фондында 43 мең китап һәм брошюралар, рус һәм татар телендә 24 төрдәге газета-журнал исәпләнә. Ел саен китапханәгә 3000ләп укучы килә. Бүгенге көндә китапханә төрле яшьтәге китап укучылар белән эшли. Ул Яңа шәһәрнең 20, 43, 44, 45, 46, 47 нче мәхәлләләре халкына хезмәт күрсәтә. 

Бүгенге көндә китапханәнең структур төзелеше:
өлкәннәргә хезмәт күрсәтү кафедрасы (абонемент һәм уку залы)

взрослый абонемент 3
1 взрослый абонемент
взрослый абонемент 2
читальный зал 2
читальный зал 3
читальный зал 4
читальный зал1
читальный зал

балаларга хезмәт күрсәтү кафедрасы

кафедра детского обслуживания 4
Кафедра детского обслуживания населения
кафедра детского обслуживания 2
кафедра детского обслуж. населения

Китапханә 5 нче шәһәр балалар хастаханәсе, шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге, «Умное поколение» үсеш һәм өстәмә белем бирү гаилә үзәге, «Я сам» балалар үсеш үзәге, 14 нче балалар һәм яшүсмерләр үзәге, «Лебедь» әдәби берләшмәсе, 44, 45 нче мәхәлләләрнең җирле иҗтимагый үзидарәсе, шулай ук 23, 24,38,40 нче мәктәпләр, 29, 31, 18 балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә.
Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларын актив укуга җәлеп итү максатында, китапханә тарафыннан төрле бәйгеләр, танып белү-күңел ачу программалары, экскурсияләр, җәйге уку аланчыклары оештырыла.  

фото мероприятий 1
фото мероприятий 4
фото мероприятий
фото мероприятий 5
фото мероприятий 6
фото мерорпиятий 3

Китапханә туган якны өйрәнү, хокукый, экологик, хәрби-патриотик тәрбия, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру юнәлешләрендә актив эш алып бара. 
Эшләү дәверендә коллектив төрле тематикадагы бер төркем агарту программаларын тормышка ашырды. 2020 елда китапханә ике программа: Хәтер һәм дан елына багышланган «Бөек Ватан сугышы исемнәр һәм даталарда» (12+) һәм өлкән сыйныфлыларның хокукый белем дәрәҗәсен булдыру һәм арттыруга юнәлдерелгән «Сүз һәм китап белән хокукый тәрбия» (12+) буенча максатчан эш алып бара. 
1982 елдан бирле китапханәдә микрорайон укучылары бик теләп йөри торган әдәби юнәлештәге  «Чишмә» аралашу клубы эшли. Клуб эше аерым бер план буенча бара, ул шәһәрнең язучылары һәм шагыйрьләре, үз мавыгулары белән уртаклашырга һәм мастер-класслар уздырырга әзер булган халык осталары, җырчылар, музыкантлар белән очрашуларны үз эченә ала.

клуб 4
клуб 1
клуб 2
клуб 3
клуб 5
клуб 6

Китапханә «ВКонтакте» социаль челтәрендә –  https://vk.com/public_filial_15_mbu_cbs_n_cheln;
Китапханә Инстаграммда instagram@biblioteka_filial_15. https://www.instagram.com/invites/contact/?i=mcwymdnciu05&utm_content=bn0y6em

Безнең биткә язылып, сез китапханәнең эш тәртибе белән таныша, яңа китап һәм журналлар турында белә, бәйге, викториналарда катнаша, китапларны куллану вакытын озынайта, сораулар бирә ала һ.б. 

ЯҢА ӘДӘБИЯТ

Китапханәнең җитәкчесе – Останина Людмила Николаевна.

Үткәрелгән чаралар

Татарстан халыкларында кунакта (6+)

«Һәрвакыт сәламәт булырга әзер бул!»: китапханә акциясе (12 +)

«Хатын-кызлар фронтта һәм тылда»: патриотлык сәгате (12+)

Гаилә даирәсендә әкиятләр (0+)

«Үзара дуслык булмаса, яхшылык та булмас»: танып белү-рольле уены (12+)

«Мин синең белән, замандаш!» Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу (16+)

«Кеше хокукларын яклаучы»: мәгълүмат сәгате (12+)

Мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу (12+)

Вологда челтәрләре оста кулларында җанлана (12+)

Нәни укучыларыбыз өчен Светофор дәресләре (0+)

«Тылсымлы сукмактан космоска»: танып белү уены (6+)

«Туган телем, мин сине саклыйм» әдәби уены (12+)

«Космик калейдоскоп»: интеллектуаль-танып белү уены (12+)

Яшел табигатьтә кунакта (6+)

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу (12+)

Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу кичәсе (12+)

«Куллар тудырган тылсым»: кул эшләре остаханәсе (16+)

«Туган телнең көче һәм матурлыгы»: әдәби уен (12+)

«Намус һәм бурыч хакына»: Әфган сугышына багышланган батырлык дәресе (12+)

«Балалар. Юл. Куркынычсызлык» танып белү уены (6+)

Язучы А.Н.Рыбаков иҗатына багышланган әдәби кичә (18+)

«Бөек шәһәр каһарманлыгы»: батырлык дәресе (12+)

«Рус иленең якты кояшы» тарихи уен-викторина (12+)

«Минем вазифалар һәм хокукларым» хокукый белемнәр сәгате (12+)

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: