Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре – бердәм, хезмәт сөючән коллектив, алар һәрвакыт теләсә кайсы мәсьәләне чишәргә әзер, бердәй фикер йөртүче коллектив, эшнең төрле форма һәм ысулларын, китапханәгә яңа китап укучыларны тарту өчен технологик һәм һөнәри мөмкинлекләрен куллана. Әгәр уку барышында балагызның бәхетле елмаюын күрәсегез килсә, аның белән бергә балачак дөньясына кире кайтасыгыз килсә, язучыларның иҗаты белән танышырга теләсәгез – безнең китапханәгә килегез. Без һәрчак дустанә атмосфера тудырырга омтылабыз, китапханәбезне шәһәр халкын үзенә тартып торучы үзәк итәргә тырышабыз һәм безнең өчен иң беренче урында китап укучыларыбыз торуын беркайчан да онытмыйбыз. Үзәк шәһәр китапханәсе еш кына яңа башлангычларда әйдәп баручы да. Мәсәлән, берничә ел дәвамында китапханәләрдә җәйге каникуллар чорында балаларның ялын һәм укуын оештыру буенча максатчан эш алып барганы өчен ул күп тапкырлар рәхмәт хатлары, грамоталар һәм шәһәребез, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең белем бирү һәм мәдәният оешмаларыннан дипломнар белән бүләкләнде.
2018 елда Үзәк балалар китапханәсе «2018 ел китапханәсе» республика бәйгесенең «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәдә» номинациясендә катнашып, 1 нче урын алды.
2019 елда коллектив «Иң яхшысын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясен оештырган һәм үткәргән өчен Республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы китапханә төркеменә «Book-Алга китеш» һөнәри бәйгесендә катнашты. 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ структур тармаклары хезмәткәрләре арасында 1 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде. 2020 елда Үзәк балалар китапханәсе «Профсоюз минем гаиләм, син һәм мин гомер буе аның белән» һөнәри бәйгесенең «Гомер буе китап белән» номинациясендә 1 нче урын өчен дипломга ия булды.
КИТАПХАНӘНЕҢ СТРУКТУРАСЫ
Абонемент шартлы рәвештә өч зонага бүленә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-4 нче сыйныф укучылары өчен абонемент: Бу бүлектә балалар яраткан китапларының геройлары белән очраша, әдәбият, тере табигать, техника, тарих дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә бара. Монда күзаллауны үстерү, дөньяга карашны киңәйтү өчен иң яхшы балалар китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары тупланган. Бүлектә иң кече яшьтәге китап сөючеләр нәни китаплар һәм рәсем-китаплар белән дуслаша ала, иң кызыксынучаннар үз сорауларына җавап таба. Нәниләр яңа балалар китапларын, журнал һәм газеталарны укып, кызыклы рәсемле басмаларны карап кына калмый, шул ук вакытта ял да итә ала: уенчыклар белән уйный, рәсем ясый, дуслары белән аралаша. Укучыларыбыз зур кызыксыну белән төрле чараларда да катнаша.