«БИТ: БИБЛИОТЕКА, ИНФОРМАЦИЯ, ТВОРЧЕСТВО. НОВЫЕ ВОЗМОЖНОСТИ» («КИТАПХАНӘ, МӘГЪЛҮМАТ, ИҖАТ. ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР»)
Проект шәһәр Үзәк китапханәсендә яшьләр өчен аралашу мәйданы булдыру һәм ирекле һәм оператив рәвештә мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү максатларында әзерләнгән.
Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына ярдәм йөзеннән ТР хөкүмәте Грантына тәкъдим ителде
Проектны эшләүчеләр:
Юстус Г. Д. – төп эшчәнлек буенча директор урынбасары
Салихова Р. Д. – автоматизация бүлеге мөдире
Привалова Е. С. – балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире
«ЗЫЯЛЫ ГАИЛӘ – МИЛЛӘТЕМ КИЛӘЧӘГЕ» (ЧИТАЮЩАЯ СЕМЬЯ – БУДУЩЕЕ НАЦИИ»): туган (татар) телдә гаилә белән укуга теләктәшлек итү проекты
Проектның максаты: гаилә тормышында китап һәм китапханәнең ролен арттыру, балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүнең бер юлы буларак, укуга кызыксыну уяту һәм үстерү.
Гаилә белән уку традицияләрен торгызу, татар гаиләләрен китапханәгә җәлеп итү аша балалар һәм аларның әти-әниләрен китап укуга тарту.
Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади төркемнәре проектларына ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасы хөкүмәте грантының «Китапханә эше» номинациясендә тәкъдим ителде.
Проектны эшләүчеләр:
Аксуева А. З. – «ҮКС» МБУнең 12 нче санлы китапханә мөдире
Бәдретдинова В. А. – «ҮКС» МБУнең инновацион-методик бүлеге мөдире
«ТИГЕЗ МӨМКИНЛЕКЛӘР»: УҢЫШЛЫ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ДАИРӘСЕ БУЛАРАК ИНКЛЮЗИВ КИТАПХАНӘ МӘЙДАНЫ.
Проектның максаты: күзләре начар күрүче балалар белән китапханә эшчәнлегенең традицион һәм инновацион формалары аша аларның җәмгыятьтә уңышлы яраклашуына юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм социомәдәни эшне оештыру, инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре даирәсенә кушылуына булышу.
Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади төркемнәре проектларына ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасы хөкүмәте грантының «Китапханә эше» номинациясендә тәкъдим ителде.
Проектны эшләүчеләр:
Галиева Р. М. – «ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханәсе мөдире
Павлова Н. Ю. – «ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханә секторы мөдире
Каюмова Р. Н. – «ҮКС» МБУнең балалар белән эш буенча директор урынбасары
Фәхруллина Г. М. – «ҮКС» МБУнең балалар белән эш буенча методисты.
PR-ПРОЕКТ «МОЙ КРАЙ И Я:ЧЕМ БОЛЬШЕ ДУМАЮ, ТЕМ БОЛЬШЕ БЕРЕГУ» («ТУГАН ЯГЫМ ҺӘМ МИН: КҮБРӘК УЙЛАГАН САЕН, НЫГРАК САКЛЫЙМ»)
Проектның максаты: шәһәрнең мәктәп музейлары эшендә катнашучылар һәм активистлары арасында «ҮКС» МБУ китапханәләре статусын күтәрү һәм уңай образын булдыру, аларны китапханәгә җәлеп итү. Проект «15 нче Балалар иҗат йорты» һәм В.В.Ермаков исемендәге «Түбән Кама» туган якны өйрәнү клубы белән берлектә тормышка ашырыла.
Проектны эшләүче: Блинова Г.Ф. – шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү мөдире.
«ӘДӘБИ КАНИКУЛЛАР» ПРОЕКТЫ
Проектның максаты: җәйге чорда укучылар белән индивидуаль эш алып бару, шулай ук китапханәдә һәм аннан читтә ял итү һәм танып белү чаралары уздыру аша балаларны китап укуга тарту.
Проектны эшләүчеләр:
Каюмова Р. Н. – «ҮКС» МБУнең балалар белән эш буенча директор урынбасары
Фәхруллина Г. М. – «ҮКС» МБУнең балалар белән эш буенча методисты.