Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр

КИТАПНЫ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ОЗЫНАЙТУ

Китапны куллану вакытын онлайн озынайту – бу китапханәнең виртуаль рәвештә күрсәтелә торган хезмәте.

Китапларны куллану вакытын озынайту өчен, тиешле форма үрнәген тутырырга һәм «Җибәрергә» («Отправить») төймәсенә басарга.

Җавап итеп Сезгә әдәбиятны куллану вакытын озынайту турында яңа дата күрсәтелгән раслау киләчәк.

Oнлайн озынайту бурычы булмаган кулланучылар өчен генә башкарыла.
Китапны озынайту буенча гаризаны үтәү вакыты – 1 көннән алып 2 көнгә кадәр.

Әлеге хезмәт онлайн рәвештә библиотека-челны.рф сайтында башкарыла.

Моның өчен КИТАПНЫ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ОЗЫНАЙТУ сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

ВИРТУАЛЬ БЕЛЕШМӘ

Монда китапханәчедән сорарга мөмкин:

– китапханә фондларында кирәкле китап, журнал яисә башка документның булу-булмавы турында;

– китапның авторы кем;

– кайсы да булса авторның китабы исеме, кайчан һәм кем тарафыннан нәшер ителүе;

– нинди дә булса тарихи вакыйганың кайчан булуы;

– танылган язучы, рәссам, фән, мәдәният, сәясәт эшлеклесе кайчан һәм кайда туган.
Бер абоненттан бер үк вакытта икедән артык түләүсез сорау кабул ителми. Тулырак мәгълүмат алу өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең Белешмә-мәгълүмат бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел. 70-02-26.

Әлеге хезмәт онлайн рәвештә библиотека-челны.рф сайтында башкарыла.

Моның өчен ВИРТУАЛЬ БЕЛЕШМӘ сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

ДОКУМЕНТ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ

Шәһәр үзәк китапханәсе һәм ҮКС китапханәләренең махсуслаштырылган заллары фондларындагы документларны вакытлыча куллануга биреп тору.

Китапханә фондларыннан алынган документларны куллану вакытын озынайту.

Китапларны өйгә китерү.

Китапханәара абонемент аша ТР Милли республика китапханәсеннән документлар һәм аларның күчермәсенә заказ бирү.

Хезмәт шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы

хезмәт күрсәтү бүлегендә

һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр

системасы филиалларында

башкарыла.

БЕЛЕШМӘ-МӘГЪЛҮМАТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ

ҮКС китапханәләре фондында китап, журнал яисә нинди дә булса документның булу-булмавы турында каталоглар системасы һәм башка китапханә мәгълүмати эшчәнлеге формалары аша мәгълүмат бирү.

Китапханә каталоглары һәм картотекаларында китап яисә мәкаләне эзләүдә консультатив ярдәм.

Китап яисә мәкаләнең авторын, исемен, басылып чыгу елы һәм урыны турындагы мәгълүматны ачыклау һәм төгәл аныклау.

Диссертация, курс һәм диплом эше темасы буенча әдәбият исемлеген төзү.

«КонсультантПлюс» белешмә-хокук системасыннан документлар күчермәсен табып бирү.

Вакыйга, дата, нинди дә булса адрес турында фактлы мәгълүмат бирү; язучылар, рәссамнар, фән, мәдәният һәм сәясәт эшлеклеләре турында биографик белешмә бирү.

Гамәлдәге стандартларга ярашлы рәвештә заказчы башкарган эшкә әдәбият исемлеген төзү һәм аңа төзәтмәләр кертү, шул исәптән УДК һәм ББК таблицалары буенча классификацияләү индексын билгеләү.

Шәһәр үзәк китапханәсе

Белешмә-мәгълүмат бүлегенең

квалификацияле библиографлары

тарафыннан башкарыла.

тел.: 70-02-26

e-mail: library-sio@mail.ru

 

УКУЧЫЛАРНЫҢ ЯЛЫН ҺӘМ АРАЛАШУЫН ОЕШТЫРУ БУЕНЧА КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН ХЕЗМӘТЛӘР

Китапханәдә клублар, түгәрәкләр, һәвәскәрләр берләшмәләре оештыру.

Төрле кичәләр, лекцияләр, очрашулар, укучылар конференцияләре, китапханә буенча экскурсияләр һ.б. чаралар уздыру.

Шәһәр үзәк китапханәсе һәм

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

тарафыннан башкарыла.

тел.: 70-02-54

e-mail: library-zam@mail.ru

 

КОМПЬЮТЕР, ПРИНТЕР ҺӘМ КҮЧЕРМӘ ЯСАУ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ

Электрон уку залында үзлектән эшләү өчен компьютер биреп тору.

Кирәкле мәгълүматны табу өчен Интернетны куллану мөмкинлеген тәэмин итү.

Интернетта мәгълүмат эзләү буенча кулланучыларга киңәш бирү.

Текстлы, графикалы яисә тавышлы мәгълүматларны Интернеттан дискларга күчереп алу.

Электрон почта аша хат алу һәм җибәрү.

Документ текстын компьютерда җыю, форматка салу, төзәтмәләр кертү.

Төсле һәм аклы-каралы принтерда рәсем һәм фотоларны, текстны бастырып чыгару.

Басма документларны сканлаштыру һәм компьютерда таныту.

Басма документларның күчермәсен ясау.

ҮКС фондларындагы документларны профессиональ булмаган аппарат белән фотога төшерү.

Шәһәр үзәк китапханәсе

Белешмә-мәгълүмат бүлегенең

электрон уку залында

башкарыла.

тел.: 70-02-26
e-mail: library-sio@mail.ru

ӨСТӘМӘ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮЛӘР

Заказчы гаризасы буенча чаралар әзерләү һәм үткәрү.

Шәһәр рәссамнарының күргәзмәләрен оештыру.

Шәһәр үзәк китапханәсе һәм

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы филиаллары

тарафыннан башкарыла.

тел.: 70-02-54

e-mail: library-zam@mail.ru

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары белән мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтү буенча килешүләр төзи.

тел.: 70-02-29

e-mail: library-cbs@mail.ru

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.