Вакыйгалар календаре

ГЫЙНВАР – НАРДУГАН

Нардуган – төрки халыкларның борынгыдан килгән, кышкы кояш торгынлыгына багышланган бәйрәме. Нардуган – татарларда һәм Идел-Урал халыкларында киң таралаган борынгы бәйрәм. Ул 21-22 декабрьләрдә билгеләп үтелгән. Әлеге бәйрәмнең борынгы заманнардан ук килүе турында аның исеме дә әйтеп тора. «Нар» – монгол теленнән «ут, ялкын, кояш», «дуган» («туган») – төрки телдә «туган», яисә кояш, табигать уянуын аңлаткан. 

Татарларның мәҗүси бәйрәмнәреннән Нардуган – иң интернационал бәйрәмнәрнең берседер. Башкортлар һәм удмуртлар бу бәйрәмне – «Нардуган», чуашлар – «Нартукэн» һәм «Нартаван», эрзя –  «Нардава», мокшалар – «Нардван» дип атый. Мишәр татарлары әлеге бәйрәмне «Раштуа» дип йөртә. Бәйрәм кояш «туганда», ягъни кояш торгынлыгыннан соң декабрь азагы яки гыйнварда үткәрелә. Бәйрәм вакытында йөзекләр белән юрыйлар, кеше танымаслык итеп киенеп театральләштерелгән тамашалар күрсәтәләр һәм өйдән-өйгә йөриләр. Нократ татарларының балалары өйләр буенча йөреп, «алкышлар», яхшы теләкләр белән җырлар җырлыйлар.  

(Чыганак: https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/662947)

Чаллыда «Нардуган» бәйрәмен билгеләп үттеләр (2021 елның 18 гыйнвары)
Яр Чаллыда «Нардуган» бәйрәмен җыр-такмаклар, мәзәкләр һәм биюләр белән билгеләп үттеләр. Чара «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узды, аны Татарстан Республикасының халык артисты, Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов җитәкчелегендә керәшеннәр шәһәр җәмгыяте оештырды.

нардуган 1
нардуган 2
нардуган

Программа барышында юбилярларны бүләкләү булды, шулай ук интерактив конкурслар узды. Теләге булган һәр кешенең тиз генә һәм матур итеп пилмән, коймак ясарга өйрәнү мөмкинлеге бар иде.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/42553

Мартынова, М. Елыбыз «кәҗәләнмәсен» [Яр Чаллы шәһәрендә уздырыла торган Нардуган бәйрәме турында] / М.Мартынова // Туганайлар. – 2015. – №2 (29 январь). – Б.9.

Чаллыда җырлар һәм такмаклар белән Нардуганны каршы алдылар (2018 елның 14 гыйнвары)

 

ФЕВРАЛЬ, МАРТ – МАЙ ЧАБУ (МАСЛЕНИЦА)

Май чабу – ел дәвамында иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, аны бәйрәм итү җиде көнгә сузыла. Бу вакытта кешеләр күңел ача, кунакка йөри, беленнәр ашый. 
Бәйрәмнең төп өлеше пәҗешәмбедән якшәмбегә кадәр уза. Өйгә белен белән сыйланырга һәм кайнар чәй эчәргә керә торган булалар. Кайбер авылларда яшьләр балалайка, бубен кебек уен кораллары белән, такмаклар җырлап өй буенча йөри. Шәһәр халкы бәйрәм күңел ачуларында катнаша: иң яхшы киемнәрен кичләр, театральтерелгән тамашаларга баралар, скоморохларны һәм аю белән тамашаны карарга дип балаганнарга киләләр. Иң төп күңел ачу фонарьлар һәм байраклар белән бизәлгән бозлы таулардан балаларны һәм яшьләрне шудыру була.  

Май чабу-2020 бәйрәмен Чаллыда ничек билгеләп үттеләр (2020 елның 29 феврале)

Май чабу-2019 бәйрәмен Чаллыда ничек билгеләп үттеләр (2019 елның 10 марты)

 

ИЮНЬ – САБАНТУЙ

Сабантуй (сабан туе), Татарстан һәм Башкортстан халыкларының уңыш җыю хөрмәтенә, башкорт һәм татарларның көчен һәм җитезлеген күрсәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы бәйрәме. Ул күп гасырлык тарихка ия, үз гореф-гадәтләрен бүген дә саклап калган. 
Тарих. Алдан ук спорт ярышлары өчен (көрәш, ат чабышы һ.б.) мәйданны сайлап куйганнар, бәйрәм уеннарында, бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен яулык җыю үткәрелгән. 
Сабантуй чын мәгънәсендә авыл бәйрәм. Бәйрәмдә катнашырга һәм тамаша карарга теләге булганнар ярышлар урынына үзләре килә. Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң кунакларны төшке яки кичке аш ашар өчен туганнары һәм дуслары чакыра. 
20 нче еллардан татарларның милли бәйрәме статусы ала. Татарлар белән ут-күрше булып яшәүче удмурт, мари, чуаш, башкорт, рус халыкларының Сабантуйда катнашу традициясе алга таба да үсеш алган. Бу чара халыкның иң яраткан һәм милли бәйрәме, аны бәйрәм итүдә балалар да, өлкәннәр дә катнаша. 

Сабантуй 2020: чаллылыларны онлайн-форматта бәйрәм көтә (+видео) ( 03.07.2020)

Бүген, 16 июньдә, Чаллыда татар милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм иттеләр (16.06.2019)

ИЮНЬ – СЕМЫК

Семык – мариларның иң әһәмиятле һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул  җәй җитүне хәбәр итә, җәй аен ачып җибәрә. Әлеге мари бәйрәмендә җәй килүгә шатлану, тормыш тантанасы, ата- бабаларны хөрмәтләү һәм искә алу үрелеп бара. Семык июньнең төрле вакытында, Пасхадан соң 7 көн узгач билгеләп үтелә. 
Иртән һәр йортта бәйрәмгә әзерләнәләр: пироглар, пәрәмәчләр, коймаклар һәм башка камыр ризыклары пешерәләр. Семык шулай ук яшьләр тарафыннан да көтеп алына торган бәйрәм була. Бу бәйрәм көннәрендә алар вакытларын бик күңелле һәм дусларча уздыра. Урамда таган атыну оештыра торган булалар һәм шунда өч көн буе күңел ачалар. Чәршәмбе көнне төркем-төркем булып болынга китәләр, басу капкасы янына җыелалар, анда иртәнгә чаклы төрле уеннар уйныйлар, бииләр, учак ягалар һәм аның аша сикерәләр. 

Татарстанда мари бәйрәме Семык узды (02.06.2018)

Татарстанда  «Семык» мари бәйрәмен билгеләп үтәләр (05.06.2020)

 

ИЮНЬ – ГЫРОН БЫДТОН

Удмуртларның традицион җәйге бәйрәме «Гырон быдтон» язгы кыр эшләре төгәлләнүгә багышлана. Шул вакыттан җир «авырлы» дип санала, һәм аны көрәк яки сука тыгып яраларга ярамый дигән ышану була. Гадәттә бу вакыт җәйге кояш торгынлыгы көннәре белән туры килә. Бәйрәмнең мөһим өлеше – халык күңел ачулары. Элекке заманнарда алар куркыныч барлыкка килгән очракларга әзерлек буларак җитезлек, көч, кыюлык күнекмәләре булып хезмәт иткән. Бүген бу күңел ачулар элеккеге асылын югалткан, әмма бәйрәмнең бер матур өлеше булып кала бирәләр. Шуларның берсе – «Дуңгыз баласын аулау» (кайбер районнарда әтәчкә ау итәләр). Ярышларда катнашучылар тыгыз итеп түгәрәккә баса, үзәккә дуңгыз баласы яки әтәч җибәрелә, кем аны тизрәк тота, җәнлек шуныкы була. Балалар арасында «Чаңгыда йөгерү» популяр була. Бәйрәмнең аерылгысыз өлеше – ат чабышы, бу исә «Гырон быдтон» белән татар Сабантуеның охшаш ягы. (Чыганак: http://kazan-journal.ru/news/mashina-vremeni/gyiron-byidton-glavnyiy-prazdnik-udmurtov)

#ГыронБыдтонОнлайн Чаллы удмуртларында кунакта (19.06.2020)

 

ИЮЛЬ – ИВАН КУПАЛА

Ива́н Купа́ла — көнчыгыш славяннарның җәйге кояш торгынлыгына һәм табигатьнең иң чәчәк аткан вакытына багышланган, 24 июнь (7 июль) көнне билгеләп үтелүче, чәчәк ату һәм уңдырышлылыкка дан җырлаучы халык бәйрәме. Аграфена Купальницада Ивана Купалага каршы төндә, ягъни 6 сыннан 7 июльгә, халык һәркайда тылсымлы үзлеккә ия дип саналган иртәнге чыкны җыя. Кешеләр бу төнне чык белән юынганнарның тагын да матурланып китүенә һәм киләсе ел буена сәламәт буласына ышана. Кайбер төбәкләрдә төнге су коенулар оештырыла, ә башкаларында суга керергә шикләнәләр, чөнки бу төнне су иясенең туган көне саналган. Зур учаклар ягалар, купала уты белән чистарыну өчен аның аша сикерәләр. 

Чаллылылар Иван Купала бәйрәмен билгеләп үтте (10 июля 2021)

Республиканский праздник славянской культуры «Ивана Купалы»: [В Набережных Челнах впервые провели Республиканский праздник славянской культуры «Ивана Купалы»] / Татарстан многонациональный. – 2020. – С. 58.

Чаллының Мәләкәс елгасы буенда славян бәйрәме «Иван Купала» үтте (06.07.2019)

Славяне на лугу, в большом кругу // Наш дом – Татарстан. – 2018. –  № 4.

«Бәрәңге» һәм «Халык көйләре» белән Иван Купала // Наш дом Татарстан.- 2017. – № 5. С. 11.

Җәйге кояш торгынлыгы көнендә — 2004 елның 5 июлендә — Чаллыда тәүге тапкыр  славян мәдәниятенең «Иван Купала» республика бәйрәме узды.

Хәзер ел саен Мәләкәс елгасы буенда, автокаланың «Энергетик» мәдәният сарае артында, кунаклар өчен тамаша оештырыла. Анда украин халык коллективлары һәм Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Казан һәм Йошкар-Оладан башкаручылар чыгыш ясый. Бер генә бәйрәм дә Чаллының «Веснянка» һәм «Дивный цвет» украин фольклор ансамбльләреннән башка узмыйдыр. Иван Купалага килгән һәркем җырлый, бии, ярыша, йола агачына тасмалар бәйли, украин эремчек пилмәне белән сыйлана, учак аша сикерә, бәйрәм азагында Мәләкәс елгасына суга такыялар агызып җибәрә. 
Бәйрәмнең төп оештыручылары – Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты, «Чишмә» халыклар мәдәнияте үзәге, Татарстанның иҗтимагый төбәк украин милли-мәдәни автономиясе – славян бәйрәме Татарстан җирендә үз булсын өчен барысын да эшли. Соңгы елларда аны бәйрәм итүдә автокалада яшәүче күп кенә халыклар катнаша. Сәхнәгә берсе артыннан берсе җирле фольклор ансамбльләре артистлары чыга: мордва – «Моро», мари – «Марий сем», чуаш – «Чекес», удмурт – «Зардон».

Чыганак: Татарстан многонациональный: специальный выпуск журнала «Наш дом – Татарстан». – 2-е изд. доп. и перераб,  2015. – С. 70.

ИЮЛЬ – ПИТРАУ

Питрау — керәшен халык бәйрәме. Питрауны июль уртасында бәйрәм итәләр. Ул 12 июльдә православ динендәгеләр билгеләп үтә торган Изге апостоллар Петр һәм Павел көненә, яки икенче төрле әйткәндә Петров көненә (Питрау исеме дә шуннан килә) багышланган. Иртәдән үк күңел ачулар башлана торган Каравон һәм Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантана чаралары көннең икенче яртысында башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итә. Шуның өчен дә Питрауны «төнге Сабантуй» һәм… «Мәхәббәт бәйрәме» дип атыйлар. 
Питрауга керәшен халкы милли киемнәрен кия, халык җырларын җырлый, шул ук вакытта заманчалык та чит түгел. Караңгы төшүгә аланда зур «Питрау учагы»н кабызалар, бәйрәмне фейерверк тәмамлый.

Чаллыда «Питрау-2019» бәйрәмен билгеләп үттеләр (15.07.2019)

Чаллыда «Питрау»ны бәйрәм иттеләр (12.07.2018)

Чаллыда төрле халык вәкилләре өчен оештырылучы фестивальләр, бәйгеләр 

Зур туганлык: өч халык фестивале // Наш дом – Татарстан. – 2018. – № 5. – С. 66-69.

«Без бер тамырдан» фин-угор фестивале мордва, мари һәм удмурт халык вәкилләрен җыйды һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелә. 

Төрле халык «курчаклары» // Наш дом – Татарстан. – 2018. –  № 3. – С. 70-71.

Милли курчаклар бәйгесе удмурт милли оешмасында барлыкка килде һәм төрле халык вәкилләрен җыйды. 

 

Үзбәкләр пылаулы тәлинкә белән генә жонглерлык итми // Наш дом – Татарстан. —  2017. — № 3. —  С. 6.

24 мартта «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Чаллы үзбәкләре Нәүрүз төрки халыклар бәйрәмен зурлап билгеләп үтте.  

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.