«Укучының мәдәни көндәлеге» – республика мәдәни-белем бирү проекты (6+)
Проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Татармультфильм» берләшмәсе оештыра. Проект мәктәп укучысын мәдәният учреждениеләре уздырган мәдәни-күңел ачу чаралары һәм төп мәдәни вакыйгалар белән таныштыруны, Проект нигезендә танып белү-белем бирү мәйданчыгын булдыруны, шулай ук ата-аналарны мәдәни-агарту процессына җәлеп итүне күзалдында тота. Проект кысаларында уку елы дәвамында укучылар оештырылган төркем (сыйныф) һәм индивидуаль (ата-анасы яки үзе генә) мәдәният учреждениеләре уздырган мәдәният белән таныштыруга юнәлдерелгән мәдәни-күңел ачу һәм агарту чараларында була. Проект турында тулырак Нигезләмәдә. |