Мирһади Разов

Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире

Мирһади Мирзаян улы Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Аеш авылында туган. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән кызыксына, шигырьләр яза, район газетасы битләрендә һәм Казанда «Ялкын» журналы битләрендә дә басылып чыга.
1979 елда Мирһади Разов Чаллы шәһәренә килеп урнаша һәм КАМАЗда эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Вакытлы матбугат битләрендә шигырьләре басыла башлый. Чаллыда «Нур» газетасы чыга башлагач, яшь журналистны бирегә эшкә чакырып алалар, ул әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1988), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2009) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.
1990 елларда Чаллы телевидениесендә «Кыйбла», «Әйлән-бәйлән», «Чаллы утлары», «Шигъри дулкын» кебек дини-мәдәни һәм әдәби темаларны яктырткан тапшырулар алып бара. Хәзерге вакытта «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы.
1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Моңлы биләү»: шигырьләр (1993), «Җиләкле җәй»: җырлар (ноталары белән) (2003).

 

Шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь М.Разов белән онлайн-очрашу. 22 октябрь, 2020 ел.