Хәмит Латыйп (Хәмит Нәҗип улы Латыйпов)

Шагыйрь, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хәмит Латыйп (Хәмит Нәҗип улы Латыйпов) 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә (хәзерге Губаха шәһәре) дөньяга килә. Шул елны аларның гаиләсе туган якларына – Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күчеп кайта. Хәмиткә җиде ай чагында – әнисе Мөфавәзә, унөч яшендә чакта әтисе Нәҗип вафат булып, малай ятимлектә үсә. Бүләрдә – башлангыч, күрше Тыпый авылына йөреп сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1964 елда ул, Уфага барып, музыка-рәсем укытучылары әзерли торган сәнгать училищесына укырга керә, әмма беренче курстан ук укуын ташларга мәҗбүр була. Ул янәдән Илеш якларына әйләнеп кайта, 1967 елга кадәр әүвәл авылда клуб мөдире, аннары район үзәге Яркәйдә чыккан «Маяк» газетасында бизәлеш рәссамы булып эшли. 1968 елда Уфада төзү-һөнәр училищесының берьеллык балта осталары курсын тәмамлагач, Х.Латыйпов Уфа шәһәренең төзелеш, Дүртөйле районының нефть чыгару оешмаларында хезмәтен дәвам иттерә. 1973 елда Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында «Богородская резьба» дигән берьеллык махсус курсларда укып, һөнәри осталыгын янә дә камилләштерә төшә. 1978 елларда Хәмит Латыйп – Уфа сәнгать училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, ул 1983 елның азагына кадәр Татарстан Сәнгать фондының Чаллы филиалында уеп-кисеп ясау рәссамы, 1984–1990 елларда Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-фарфор заводы рәссамы булып эшли. 1991 елда заводтан китеп, берничә ел нәкыш сәнгатендә көчен сынап карый, майлы буяу белән киндер җирлеккә дүрт дистәгә якын картина яза. 2000 елның маенда Казанның «Туран» сувенирлар җитештерү оешмасы чакыруы белән Хәмит Латыйп Казанга килә һәм 2002 елның маена кадәр «Туран» остаханәсендә төрле яңа сувенирлар, сандыклар, тартмалар, бизәкле савыт-саба, тәлинкәләр иҗат итү белән шөгыльләнә. 2002 елның көзеннән ул Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә сәнгать мәктәбе укытучысы булып эшли. Балачагыннан сәнгатькә, нәфислеккә, шигърияткә гашыйк Хәмит Латыйп – узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап көндәлек матбугат битләрендә («Аргамак», «Казан утлары» журналлары, «Өмет», «Мәдәни җомга» газеталары һәм башка басмаларда) әледән-әле күренә килгән лирик шигырьләре, үткен фикерле, фәлсәфи эчтәлекле дүртьюллыклары белән дә әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән шәхес. 1997 елда Туймазыда үз рәсемнәре белән бизәлеп чыккан «Җир һәм күк» исемле шигырьләр китабы әдәби тәнкыйтьтә югары бәя ала.

Х.Латыйп – 1998 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Татар орнаменты заманча кулланылышта» электрон күргәзмәсе. Күргәзмә кысаларында шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов белән очрашу узды.

 

Библиография

Айдар, Х. Әүлияләр галәмендә: [Хәмит Латыйпов рәссам-шагыйрь иҗатын бәяләп] / Х. Айдар // Аргамак. – 1999. – № – Б.97-100.

Баттал, Ф. Ул янганда милләт җылына: [Х. Латыпов иҗатына бер караш ] / Ф. Баттал // Мәйдан. – 2008. – 14 дек. – Б.15-19.

Бер нур булсын күңел йолдызларым: [шагыйрь Х. Латыпов шигърияте турында] // Өмет [РБ]. – 1997. – 4 сент. –  Б.7.

Валеева-Сулейманова, Г.Ф. Хамит Латыпов: [об искусстве художника Х.Латыпова] / Г.Ф Валеева-Сулейманова // Декоративное искусство Татарстана 1920-е – начало 1990-х годов. – 1990. – С. 133,172-173.

Гаффар, А. Шигырьләрем – тәсбих төймәләре: [шагыйрь Х.Латыпов иҗатын бәяләп] /А. Гаффар // Идел. – 2003. – №11. – Б.1-2

Гильманова, Р. Откуда крылья у художников?: [о художнике Х.Латыпове] / Р.Гильманова // Воскресная газета [РБ г.Уфа]. – 1996. – №12.

Гыйбадуллина,Л. Караурманда ялгыз киек эзе: [Хәмит Латыйпов иҗаты турында]  // Мәйдан. – 2020. – № 1. – Б.132-138.

Закир, М. Бервакыт мин ятим булмавыма үкендем: [шагыйрь Х.Латыпов турында] / М.Закир // Сабантуй. – 2005. – 11 июнь.

Закир, М. Колыбель души: [по творчеству поэта-художника Х.Латыпова] / М.Закир // Идел. – 2000. – № 12. – Б.44-45.

Закир, М. Татар сувениры кемгә кирәк?: [рәссам сәнгатен бәяләп] / М.Закир // Татарстан яшьләре. – 2004. – 20 март.

Кривошеева, Т.Н. Корни и крона пластики Хамита Латыйпова / Т. Кривошеева // Искусство резьбы по дереву в тюрском мире: история и современность: материалы Международного симпозиума. Казань. – 19-20 декабря 2017 г.

Латыйпов, Х. [шигырьләр] / Х. Латыйпов // Мәдәни Җомга. – 2009. – 3 апр.

Латыйпов, Х. Фәрештәләр сезгә юлдаш булсын: [Х.Латыйф шигырьләре] / Х. Латыйпов // Шәһри Казан. – 2003. – 23 май.

Миңнуллин, Р. Җир белән күк кешесе: [шагыйрь Х.Латыпов иҗатын бәяләп]  / Р. Миңнуллин // Татарстан. – 1999. –№ 1. – С.75.

Наҗар, Х. Әүлияләр мизгеле: [рәссам-шагыйрь Х.Латыйпов турында] / Х. Наҗар // Аргамак. – 1997. – № 9. – Б.48-52.

Шаһиева, Р. Җирсү: [Язучы-рәссам Хәмит Лытыйпов иҗатын бәяләп] / Р. Шаһиева // Сөембикә. – 1994. – № 4

Харсун, Л. Корень жизни: [о художнике Х.Латыпове] / Л.Харсун // Вечерняя Уфа [РБ г.Уфа]. – 1996. – 16 март.

Җиһаншин, В. Укып та, карап та туймаслык китап: [шагыйрь Х.Латыпов турында] / В. Җиһаншин // Кызыл таң [РБ г.Уфа]. – 2006. – 28 июля.

Җиһаншин, В. Ятимлеген Тукайга тиңлим: [шагыйрь Х.Латыпов иҗатын бәяләп] / В. Җиһаншин // Кызыл таң [РБ]. – 1999. – 4 март.

Махмутов, М. Хамит Латыпов: [об искусстве художника Х.Латыпова] / М.Махмутов // Тулпар [РБ г.Уфа]. – 1996. – № 6

Шаһиева, Р. Сүрәт симфониясы: [Х.Латыпов сәнгатен бәяләп] / Р. Шаһиева // Өмет [РБ]. – 2009. – 14 авг.

Шаһиева, Р. Сынлы сәнгать остасы һәм шагыйрь Хәмит Латыйф: [Х.Латыпов сәнгатен бәяләп] / Р. Шаһиева // Тарихи-мәдәни мирас. – 2009. – №2(13)

Фаизова, Р. Күктән иңгән моң: [Х.Латыпов иҗатын бәяләп] / Р. Фаизова // Шәһри Казан. – 2009. – 6 март. – Б. 12.