«Наркотикларга – юк!»: китап күргәзмәсе (16+)

Бесплатно

6 нчы санлы китапханә 10 июньнән 26 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясенә кушыла.

Ел саен 26 июнь көнне БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1987 елда гамәлгә кертелгән Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн дөнья берләшмәсенең игътибарын наркоманлык проблемасына җәлеп итү, барлык илләр халыкларын аңа каршы көрәштә берләштерү өчен булдырылган. 

«Наркотикларга – юк!» китап күргәзмәсе наркотикларга бәйлелек барлыкка килү сәбәпләренә һәм механизмына багышланган, бу чирнең билгеләрен һәм стадияләрен ачып салучы, клиникаларда тәкъдим ителүче дәвалау ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләр турында китаплар һәм тематик буклетлардан тора. 

Шимбә һәм якшәмбедән кала һәркөнне 10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр күргәзмәгә килергә чакырабыз.
Киң даирә укучылар өчен.

 

Поделиться: