«Йөгереп барды керпе сукмактан…» уен-сәяхәте (6+)

19 март көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Йөгереп барды керпе сукмактан…» дигән уен-сәяхәт узды. Балалар язучысы Николай Сладковның китаплары ярдәмендә гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт кылды. Укучылар язучының биографиясе һәм әсәрләре белән җентекләбрәк танышты, аның кайда яшәгәнлеген, нәрсә белән шөгыльләнүен, әсәрләр яза башлауга нәрсә этәрүен белде.  Аннан соң балалар «Күзгә күренмәс башлык», «Урмандагы кырмыска оясы», «Урман йортлары», «Николай Сладковның әкият-табышмаклары» станцияләрендә булды, анда аларны кызыклы биремнәр көтте. Тасвирлаган буенча хайваннарны таныдылар, карда кем эзләре ятуын, кем кайсы диңгездә яшәвен һ.б. белделәр. Чара  слайдлы презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Поделиться: