Мәгълүмат куркынычсызлыгы

ИНТЕРНЕТ яңа ачышлар, контент булдыру һәм аралашу өчен бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә. Ул чыннан да файдалы булсын өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Сайтыбызның әлеге битендә Сез Интернет челтәрендә куркынычсыз эшләх өчен мәгълүмат, видеосюжетлар һәм кораллар табарсыз, алар хәтта тәҗрибәле кулланучылар өчен дә файдалы булырга мөмкин. 

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан  электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җыентыгының 18 нче чыгарылышы әзерләнгән, ул балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган. 
Җыентык белән монда таныша һәм аны үзегезгә йөкли аласыз. 

«Балаларга – куркынычсыз интернет!» социаль ролигы   

Гади һәм вңлвешлы итеп интернетны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен аңлата

«Балалар онлайн» ярдәм линиясе балаларны һәм өлкәннәрне интернет һәм мобиль элемтәне куркынычсыз куллану мәсьәләләре буенча телефон аша һәм онлайн консультация бирү

Кайнар линия

8 800 25 000 15

Россия буенча шалтырату бушлай
Ярдәм линиясенә хат яз  яки чатта аралаш

Видеоны карагыз

Ярдәм линиясе турында күбрәк белегез

Онлайн-тестны үт һәм үзеңне тикшер!

Халыкара куркынычсыз интернет көне февральнең беренче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты барлык оешмаларның көчен заманча интернет-технологияләрне куркынычсыз куллануга кагылышлы белемнәр дәрәҗәсен күтәрү.

Интернет-гид киңәшләре

 

ЯРАМЫЙ

Рәттән бөтен кешегә үз шәхси мәгълүматыңны (чын исемең, фамилияң, телефон, адрес, мәктәп саннары, шулай ук үзеңнең, гаиләң һәм дусларыңның фотоларын) хәбәр итәргә, курсәтергә ярамый.
– Ачык чыганакларда беркайчан да яшерен мәгълүматларны хәбәр итмә:кредит карталарының серсүзләре яки саннары, пин-кодлар һәм башка финанс мәгълүматлары.  
– Җибәрүченең кем икәнен белмәгән килеш электрон почтага җибәрелгән файлларны ачарга ярамый. 
– Шикле тоелган сылтамалар буенча керергә һәм килеп чыккан хат-хәбәрләргә басарга ярамый. Хәтта сезнең өчен нинди дә булса мөһим нәрсә бар дип ышандырырга тырышсалар да. 
– Дорфа булмаска, бәйләнмәскә, басым ясамаска – үзеңне агрессив һәм әдәпсез тотарга ярамый. 
– Өлкәннәр ризалыгыннан башка беркайчан да гаиләң акчаларын кулланма. Әти-әниеңнән сора. 
– Беркайчан да Интернетта танышкан кешеләр белән үзең генә шәхси очрашуларга ризалашма. Андый тәкъдимнәр турында кичекмәстән әти-әниеңә хәбәр ит. 

 

САК БУЛ

– Интернеттагы барлык мәгълүмат та дөреслеккә туры килмәскә мөмкин.
– Әгәр син үзең турында дөрес булмаган мәгълүматны Интернетта укысаң, бу турыда әти-әниеңә яки опекуннарыңа әйт. 
– Аралашырга, уйнарга, алмашырга чакырсалар – мәкерлек юкмы, тикшер. 
– Социаль челтәрләрдә куркынычсыз аралашу өчен үзегез турында мәгълүматны мөмкин кадәр азрак калдырыгыз һәм дуслык турында тәкъдимнәргә сайлап кына ризалашыгыз.
– Куркыныч яный торган нәрсәне дә булса ачсаң – ярдәмгә чакырырга курыкма.
– Электрон почтага килгән хатларны карар алдыннан, җибәрүченең адресын тикшер. 
– Рәсем яки җырны йөкләү өчен сезгә SMS җибәрергә тәкъдим итәләр. Ашыкмагыз! Башта бу номерны ул куркынычсызмы һәм сезне алдамыйлармы икәнен интернетта тикшереп карагыз.  

ЯРЫЙ

– Интернет биттә теркәлгәндә нейтраль исем куллан, әгәр серсүз сайларга кирәк булса, баш һәм юл хәрефләреннән һәм саннардан торган катлаулы сүз сайла.
– Башка кулланучыларны хөрмәт ит.
– Интернет-чыганакны куллансаң – аңа сылтама яса.
– Челтәрдә танышып, очрашырга теләсәң – үзең ышанган өлкән кеше белән киңәшләш. 
– Үзең ышанган сылтамаларны гына ач. 
– Интернетны әти-әниләрнең берсе яки Интернетның нәрсә, анда үзеңне ничек тотарга икәнен яхшы белүче кеше якында булганда куллансаң яхшырак. 

«Балалар интернетта» БЕЛЕМ БИРҮ-КҮРГӘЗМӘ ПРОЕКТЫ

Үзендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирүче дәресләр сериясе һәм интерактив күргәзмәләрне берләштерүче белем бирү чаралары комплексы.

Дәресләр

Дәреснең тематикасы һәм методикасы мәктәп укучыларында Интернет челтәрен куллануның уңай да, тискәре дә яклары турында тулырак күзаллаулар булдырырлык итеп эшләнгән. 

Ата-аналар һәм укытучылар өчен файдалы материаллар

«Бала белән Интернет турында сөйләшегез» методик әсбабы 

Интернетны куркынычсыз куллану буенча гади киңәшләр белән балалар өчен буягыч

«Балалар мәгълүмат тулы җәмгыятьтә» ЖУРНАЛЫ

Укытучылар, психологлар һәм ата-аналар өчен «Балалар мәгълүмат тулы җәмгыятьтә» мәгълүмати-аналитик журналы 2009 елдан бирле Интернетны Үстерү Фонды тарафыннан бастырыла.  
Фәнни яктан ярдәм: М.В. Ломоносов исемендәге МДУның психология факультеты һәм РФ МОН Федераль белем бирүне үстерү фонды. 
Мәгълүмати яктан ярдәм: Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министерствосы.

Чыккан саннар исемлеге

ИНТЕРНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ

Фондка 2000 елда «Релком. Деловая сеть» һәм «Демос—Интернет» дигән ике россия интернет-компаниясе тарафыннан нигез салынган. Фонд эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләренең берсе – Россия Федерациясендә мәгълүмати җәмгыятьне үстерүгә Интернетның төрле буыннары вәкилләре арасында цифрлы гражданлык булдыруга ярдәм итүче социаль проектларны тормышка ашыру. 

Балалар өчен куркынычсыз интернет-сайтлар

Интернет-календарь

Интернет-сүзлек 

Хезмәткәрләрнең басмалары

Каюмова Р.Н. На недельку в Компьютерландию : изучаем сетикет / Регина Каюмова // Библиотека. – 2017. – № 12. – С. 40-45 : 7 фот. – (Электронная среда Информационная безопасность) – Режим доступа: http://www.lib.tsu.ru/win/metod/test_periodika/Biblioteka/2017/biblioteka_2017_12.pdf

Каюмова, Р.Н. Открытие Недели детской и юношеской книги / Р.Н. Каюмова // Идель. – 2017. – 21 марта. – Режим доступа: http://idel-rus.ru/otkrytie-nedeli-detskoj-i-yunosheskoj-knigi/

Салихова, Р. Интернет ятьмәсенә эләкмәгез: [шәһәр үзәк китапханәсендә «Куркынычсыз Интернет» атналыгы кысаларында үткән чаралар турында] / Р. Салихова // Шәһри Чаллы. – 2017. – 10 февраль. – Б. 4.

Салихова, Р. Компьютер артында – өлкәннәр [шәһәр үзәк китапханәсендә компьютерга өйрәнү курслары] / Р. Салихова // Шәһри Чаллы. – 2018. – №33 ( 11 май). – Б. 8.

Салихова, Р. Презентация ясау серләре: [шәһәр үзәк китапханәсендә презентация ясарга өйрәтү дәресләре] / Р. Салихова // Көмеш кыңгырау. – 2018. – №21 (2 июнь). – Б. 2.

2026 елда үткәрелгән чаралар

 «ONline куркынычсызлык» акциясе (6+)

Китапханәләрдә 2026 елның 9 февраленнән 13 февраленә кадәр «ONline куркынычсызлык» шәһәр акциясе старт ала. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен мавыктыргыч вакыйгаларга чакырабыз: мәгълүмат-досье, виртуаль квиз һәм танып белү дәресләре. Без бергәләп челтәрдәге куркынычларны танырга, цифрлы гигиена таләпләрен үтәргә өйрәнербез һәм аралашу һәм өйрәнү өчен уңай киңлек булдырырбыз. Ышан, әмма тикшер! Интернет киңлекләрендә ышанычлы һәм куркынычсыз итеп сәяхәт итәргә теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

«Куркынычсыз интернет» Чаллы шәһәре китапханәләренең «Куркынычсыз Рунет атналыгы-2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән чараларына күзәтү

«Оn-line хәрәкәт кагыйдәләре» «Куркынычсыз Рунет атналыгы-2024» Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәләр үткәргән чараларга күзәтү

2023 ел чаралары

Куркынычсыз Рунет атналыгы-2023. «Интернет лабиринтлары буйлап» акциясе

Китапханәләрдә 2023 елның 7 февраленнән алып 14 февраленә кадәр «Интернет лабиринтлары буйлап» дигән шәһәр акциясе старт ала. Акция чараларының программасы интерактив танып белү программалары һәм уеннар, викториналар, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре һәм Интернет челтәрендә янаучы куркынычларга каршы тору, зарарлы программалардан саклау һәм мәгълүматка тәнкыйди анализ кагыйдәләре мәсьәләләре буенча өйрәтүче практикумнарны үз эченә ала. Балалар һәм ата-аналар Интернетта куркынычсыз аралашу технологияләре, шәхси мәгълүматларны саклау, нәтиҗәле белем алу һәм Интернетта үз иҗатыңның урынын табу,  һәм шулай ук «Вебландия» иң яхшы куркынычсыз балалар ресурслары каталогы белән танышачак.

                 

Куркынычсыз РУНЕТ атналыгы-2023 акциясе нәтиҗәләре

2022 ел чаралары

Татарстан Президенты 2022 елны республикада ЦИФРЛАШТЫРУ ЕЛЫ дип игълан итте.
Татарстан Республикасы Президентының «2022 елны Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан итү турында» Указы .

Логотип төрле төстәге дүрт фигурадан торучы «Т» хәрефе.  «Дизайнер» «цифрлаштыру», «технологияләр», «заманчалык», «киләчәк» һәм «Татарстан» сүзләрен чагылдырган.

Татарстанда Цифрлаштыру елының логотибын  дизайнер һәм Артемий Лебедев студиясе нейрочелтәре «Николай Иронов» ясады

Куркынычсыз Рунет атналыгы-2022

«Куркынычсыз Рунет атналыгы» беренче тапкыр 2008 елда оештырылды, һәм шуннан бирле аны үткәрү Яр Чаллы шәһәре муниципаль китапханәләре өчен матур бер гадәткә әйләнде.  

2022 елның 2 февраленнән китапханәләрдә «Бергә Куркынычсыз Интернет өчен» шәһәр акциясе старт ала. Акциянең чаралар программасы Интернет челтәрендә янаучы куркынычларга каршы тору, зарарлы программалардан саклау һәм мәгълүматка тәнкыйди анализ кагыйдәләре мәсьәләләре буенча  интерактив танып белү программалары һәм уеннары, викториналары, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре һәм белем бирүче практикумнарны үз эченә ала. Балалар һәм ата-аналар Интернетта куркынычсыз аралашу, шәхси мәгълүматларны саклау, Интернетта нәтиҗәле белем алу һәм үз иҗатыңның урынын табу технологияләре, һәм шулай ук «Вебландия» иң яхшы куркынычсыз балалар ресурслары каталогы белән танышачак. белән танышачак.  

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы 

Онлайн-сораштыру үтегез һәм берничә сорауга җавап бирегез. 

Сораштыру нәтиҗәләре

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында виртуаль мохиттә балалар һәм яшүсмерләрнең бәйлелеген ачыклау максатында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» дигән онлайн-сораштыру үткәрелде. Сораштыруда 100 дән артык кеше катнашты. 
Сораштыру нәтиҗәсендә катнашучыларның 64%ы Интернет куллануы һәм анда көн саен 3-5 сәгать вакыт уздыруы ачыкланды. Сораштыруда катнашучыларның барысы да берничә социаль челтәрдә теркәлгән, алар анда дуслары белән аралаша һәм видеолар карый. Шулай ук алар музыка тыңлый, челтәрдә уеннар уйный, мәктәп биремнәрен үтәү өчен материаллар туплый. 
98% сораштыруда катнашучылар Интернет челтәрендә куркынычлар, зарарлы программалар һәм шәхси битләрен югалту белән очрашкан.

Узган чаралар

Таинственная паутина: ресурсы Интернет (6+)
Безопасный интернет. Как защититься от кибербуллинга (6+)
Информационный час «Дети в Интернете. Сетикет» (6+)
Квест-игра «Знатоки глобальной сети» (12+)
Неделя безопасного Рунета (6+)
Безопасное интернет пространство (18+)
Нетикет «Безопасный интернет, нужен детям с ранних лет» (6+)
Час интересных сообщений «Мы – за безопасный Интернет!» (6+)
Час информационной грамотности «Твой друг – компьютер (6+)
Интеллектуальная игра «БезОпасный интернет» (6+)
Полезные страницы: интернет пожилым (18+)
Информационный час «Больше знаешь – меньше риск» (6+)
«Интернет» всегда вызывает интерес у слушателей (18+)
Интернет: интересно, полезно, безопасно (6+)
Урок безопасного онлайн-общения «Я и мои виртуальные друзья» (6+)

 КИТАПХАНӘЛӘРДӘ КУРКЫНЫЧСЫЗ РУНЕТ АТНАЛЫГЫНА КҮЗӘТҮ -2022 ел

2021 ел чаралары

Куркынычсыз Рунет атналыгы-2021

Яр Чаллы шәһәренең балалар белән эшләүче китапханәләре традиция буенча Куркынычсыз Рунет атналыгына кушыла. 
«О’кей, Google или Дети Online» акциясе кысаларында 2 февральдән 9 февральгә кадәр китапханә хезмәткәрләре куркынычсыз онлайн-мохит һәм яңа технологияләрне җаваплы, әхлакый һәм куркынычсыз куллану культурасын булдыруга багышланган төрле планлы чаралар үткәрде.  
Атнаның һәр көне балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, шулай ук китапханә эше белгечләре өчен дә чаралар белән тулы булды. Чарага килүчеләр өчен танып белү уеннары, квестлар, викториналар һәи Мәгълүмат көне узды. Яшь кулланучыларга да, өлкәннәргә дә файдалы һәм куркынычсыз интернет-чыганаклар, шәхси мәгълүмат куркынычсызлыгы турында сөйләнде. Әлеге вакыйга уңаеннан укучыларга интерактив китаплар һәм виртуаль күргәзмәләр тәкъдим ителде. Рунет атналыгы нәтиҗәләре 

Куркынычсыз Рунет атналыгы – 2021 ел кысаларында «О’кей, Google или Дети Online» акциясе чаралары планы

Рунет атналыгы буенча йомгак

2020 ел чаралары

Проект акции «Позитивный интернет в библиотечном пространстве»

План мероприятий в рамках акции на 2020 год

Акция «Позитивный Интернет в библиотечном пространстве – 2020» в библиотеках МБУ «ЦБС» 

Узган чаралар

Праздник виртуального пространства «Заселяем Интернет» (12+)

Информационный час «Детям о безопасности в интернете» (6+)  

День интернета «Добрые советы для тех, кто в интернете» (6+) – Центральная детская библиотека

Интеллектуальная игра «Знатоки глобальной сети» (6+) – библиотека-филиал № 23

Беседа «Интернет: вред или польза» (6+) – библиотека-филиал № 16

Познавательный час «Безопасный интернет – детям» (6+) – библиотека-филиал № 14

Час компьютерной грамотности «О возможностях общения в интернете» (18+) – библиотечно-информационный центр № 1

Час информационной безопасности «Осторожно, вирус!»(12+) – библиотека-филиал № 10

Библиотечная дуэль «Дружелюбный Интернет» (12+) – библиотека-филиал № 17 

Информационный час «И опасный и полезный Интернет нам всем известный» (6+) – библиотека-филиал №5

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: