Рус миче каршында күңел ачулар  (6+)

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе кысаларында 14 нче санлы китапханәдә «Рус миче каршында күңел ачулар» дигән фольклор бәйрәме уздырылды.
Чара китапханәченең «…үз халкыңның тарихын белү һәм онытмау бик мөһим. Иске гореф-гадәтләр юкка чыкмасын өчен, аларны белергә һәм сакларга кирәк. Борынгы рус тормышы игелек белән сугарылган, ә бу безнең өчен иң мөһиме» дигән сүзләре белән башланып китте. Балалар рус миче тарихы турында сөйләгәнне игътибар белән тыңлады. Алар тавык ызбасы, «кара мич ягу» кебек сүзләрнең ни аңлатуын белде, шулай ук барысына да мичнең утын яна торган җире кайда урнашуын, утынны кайда саклаулары турында мәгълүмат бик кызыклы булды. Мич-ана турында матур презентацияне һәм «Рус миче тарихы» видеоролигын балалар аеруча игътибар белән карады. Алар викторинада катнашты, хезмәт турында мәкальләр әйтте, мич турында сүз барган әкиятләрне искә төшерде.  
Чарада мультсюжетлар күрсәтелде, халык җырлары яңгырады. Ә такмакларны балалар үзләре җырлап бирде. Чара  «Каравай» җырын башкару белән тәмамланды.

 #фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов

Поделиться: