«Цветаева.com: Миңа исем – Марина!»: X Халыкара Әдәби online-марафон (12+),

Бесплатно
Время проведения: 31.08.2022-10.10.2022

2022 елның 31 августында Киров районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Цветаева.com: Миңа исем – Марина!» X Халыкара Әдәби online-марафонын башлап җибәрә. Ул Көмеш гасырның иң танылган һәм хөрмәткә ия шагыйрьләренең берсе, прозаик һәм тәрҗемәче Марина Цветаеваның 130 еллыгына багышлана.

«Знаете, для чего существуют поэты?

Для того, чтобы не стыдно было говорить самые большие вещи»

М. Цветаева

 

Марина Цветаева исеме һәрвакыт XX гасыр дөнья шигърияте тарихында калачак. Аның мәхәббәт турында шигырьләре генә түгел, чәчмә әсәрләре дә милли хәзинә булып саклана. Аның күп кенә иҗат җимешләре көйгә салынган һәм романска әверелгән. Марина Цветаева үзенең күп кенә шигырьләрен  зур рухи сызланулар вакытында язган. Чөнки даһилыгына карамастан, ул сөю-наз һәм бәхеткә мохтаҗ, әмма көчле, ачык күңелле, үзенең шигырьләрендә нәфис затларга гына аңлаешлы, якын булган күңел хисләрен чагылдыра алган хатын-кыз булып кала. Кайберәүләр аны тәкәббер һәм ихлас түгел дип саный, ягъни шигырьләрендә сурәтләнгәннең капма-каршысы диләр. Чынлыкта нинди булган соң ул?

Җәйнең соңгы көне 31 августта, Марина Цветаеваның хәтер көнендә, без, шагыйрәнең даһи мирасына тагын бер кат мөрәҗәгать итү һәм аның ихлас, үзәгөзгеч һәм, һичшиксез, барыбыз да яраткан шигъриятеннән ләззәт алу максатыннан, «Цветаева.com: Миңа исем – Марина!» X Халыкара Әдәби online-марафонын ачып җибәрәбез.

2022 елның 8 октябре – Марина Цветаеваның тууына 130 ел.

«Цветаева.com: Миңа исем – Марина!» X Халыкара Әдәби online-марафонында катнашыгыз: дусларыгыз, туганнарыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән бергә безгә кушылыгыз.

 

МАРАФОНДА КАТНАШУ ӨЧЕН:

 – Смартфоныгызны ГОРИЗОНТАЛЬ итеп куегыз.

– Марина Цветаеваның шигыре, поэмасы, чәчмә әсәре яки пьесасыннан өзекне укыганны 1 минуттан ким булмаган һәм 5 минуттан артмаган видеоязмага төшерегез.

ХАТ ТЕМАсында укучының ФИО, яшәү урыны, әсәре исемен һәм элемтә өчен телефонын күрсәтегез. 

ТӨП файлны tsvetaeva1892@mail.ru электрон адресына 2022 елның 7 октябре 17.00 сәгатькә кадәр җибәрегез.

– Дусларыгыз, танышларыгызны сезнең өчен яки башка катнашучылар өчен тавыш бирергә чакырыгыз. Тавыш бирү 2022 елның 10 октябре 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Без сезнең роликны Киров районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Библио FM» YouTube каналында  https://www.youtube.com/channel/UCq1pyp3D9jFzbAVwcoxUssg урнаштырыгыз һәм 10 октябрь көнне 12:00 сәгатьтә марафонга нәтиҗәләр чыгарабыз: марафонның иң яхшы катнашучылары исемнәрен атыйбыз (тамашачы тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча) һәм бүләккә китаплар тапшырабыз!

 Мәгълүмат Киров районы ҮКСыннан алынды.  

Поделиться: