Бөтенроссия китапханә конгрессы: XXVIII ел саен уздырылучы Россия китапханәләр ассоциациясе Конференциясе (18+)

19–24 майларда Казанда — «2024 елда Россиянең китапханә башкаласы»нда — Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенроссия китапханә конгрессы: ел саен уздырылучы XXVIII Россия китапханәләр ассоциациясе Конференциясе үткәреләчәк.

Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан уздырылучы Россия китапханәләр ассоциациясе конгрессы ел саен китапханә мохитендә елның төп һәм зур вакыйгасына әйләнә. Ул РКАда әгъза булып тору-тормауга бәйсез рәвештә барлык типтагы һәм төрдәге китапханәләр, мәгълүмат учреждениеләре, профильле вузлар һәм аларның партнерлары өчен үткәрелә. 
Конгрессның гомуми темасы: «Китапханә күпполярлы дөньяда».
Конгрессны үткәрү көннәрендә 2024–2027 елларга РКА президентын һәм РКА идарәсе әгъзаларын сайлаулар узачак, шунлыктан Ассоциациянең барлык вәкаләтле әгъзалары катнашу мөһим.
Бай профессиональ программага пленар һәм тематик утырышлар, «Комплектлаучы мәктәбе», «Каталоглар булдыручы мәктәбе», «Реставрацияләүче мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе» дигән өйрәтүче-белем бирүче семинарлар, «Укуны өйрәнәбез» дигән күчмә лаборатория һәм башка чаралар кертеләчәк.
Белгород дәүләт җәмәгать фәнни китапханәсе инициативасы белән эшләнгән «Бергә көчлерәк» исемле Бөтенроссия китапханә хәрәкәте концепциясен раслау планлаштырыла. 

Конгресс вакытында нәшрият продукциясе, яңа мәгълүмат технологияләре, китапханәләр өчен товарлар һәм хезмәтләр XXIV күргәзмәсе эшләячәк, шулай ук шәһәребез кунаклары һәм шәһәрдәшләр өчен Китап ярминкәсе уздыру планлаштырыла. РКАның коллектив стендында РКА әгъзалары булган китапханәләр күргәзмәсендә катнашу бушлай. 

Тулырак: http://www.rba.ru/news/news_6601.html

Поделиться: