Тылсымлы бию дөньясы (6+)

«Терпсихора серләре» – 14 нче санлы китапханәнең «Кызгылт-сары квадрат» клубы әгъзалары өчен уздырылган мәгълүмат сәгате шулай аталды.

IMG-20210326-WA0013
IMG-20210326-WA0012
IMG-20210326-WA0010

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Терпсихораның бию алиһәсе һәм бию – сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе булуын белде. Кешелек тормышының нинди генә чорларын алсак та, анда биюләр булачак. Алар стиле һәм техникасы, исеме һәм башкарылу урыны буенча күптөрле. 
Чарада «Бию дөньясында» презентациясе күрсәтелде, бу бию сәнгате өлкәсендә укучыларның  белемен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Балалар биюнең тарихы, төрләре турында белде, төрле халык биюләренең үзенчәлекләре белән танышты. Төп партияне Зур театрның прима-балеринасы Светлана Захарова башкарган «Жизель» балетыннан өзекне караганнан соң, балаларга балет артистларының төп атрибутлары: пуанталар, балет пачкасы күрсәтелде. Китапханәче балетның ни дәрәҗәдә авыр хореография төре булуы турында сөйләде. Укучылар «Рус халык биюе», «Аның Галиҗәнаплары – Балет», «Кызылга төренгән генә акыллы була алмый» бәйгеләрендә катнашты. Чара азагында «Балерина» аппликация открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: