«Без – яшь патриотлар!» хәрби-тарихи квест-уены (12+)

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 20 февральдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Без – яшь патриотлар!» дигән хәрби-тарихи квест-уен үткәрде.

фото 1
фото 7
фото 6
фото 4
фото 2
фото 3

Дүрт командага бүленеп һәм биремнәр язылган маршрут кәгазьләре алып, яшь китап сөючеләр азарт белән «Тарихи», «Хәрби», «Армия», «Әдәби», «Ворошилов укчысы», «Физәзерлек» станцияләре буйлап сәяхәткә кузгалды. Укучыларга миналанган лабиринтны үтәргә, дошман телеграммаларын аңларга, тарихи сугышчан фактларны белүләрен күрсәтергә, хәрби ребуслар һәм табышмаклар чишәргә туры килде. Балалар тапкырлыкларын, җитезлекләрен эшкә җикте һәм барлык сынауларны җиңү белән уздылар.

Танып-белү уены бик җанлы һәм кызыклы үтте. Чара азагында барлык катнашучыларны солдатка багышладылар һәм якынлашучы бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алар «Чын ир-егет» һәм Ватанны саклаучы дигән горур исемне намус белән йөртерләр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: