«Табигатьнең бөек әкиятчесе» Әдәби уен-сәяхәт (6+)

Россия балалар китапханәләре арасында «Россия табигате турында М.М.Пришвин китапларын бергә укыйбыз» дип аталган укуны алга җибәрү буенча Төбәкара акциядә катнашу кысаларында, 4 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Табигатьнең бөек әкиятчесе» дигән әдәби уен-сәяхәт узды. Әлеге акцияне оештыручы – М.М.Пришвин исемендәге Орлов балалар китапханәсе.

10ф.Читаем рассказы М. Пришвина
10ф. Участники акции лПочитаем вместе книги М. М. Пришвина о природе России¬
10ф. книжная выставка

Китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләргә М.Пришвин сукмакларыннан аның китап битләре буйлап сәяхәт кылырга, Табигать һәм Кеше арасындагы тылсымлы күпер аша узарга тәкъдим итте. 

Сәяхәт башында рәсемле презентация ярдәмендә балалар Михаил Михайловичның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Урман сукмаклары буйлап узып, кошлар сайравын тыңлап, укучылар «Урман киңлекләре» аланына килеп чыкты. Монда алар авторның Журка исемле торна, хәстәрле тиен, зирәк торна, сөйләшә белүче кара карга һәм үзен өенә керткән кешенең дустына әйләнгән керпе турындагы кызыклы хикәяләре белән танышты. Киләсе тукталыш «Урманда танып бел» аланчыгында булды. Биремнәрне үтәр өчен, балаларга тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, эрудицияләрен һәм фантазияләрен эшкә җигәргә туры килде. Сәяхәт укучыларга әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт турында искә төшерү, табигатькә күз салырга, көнкүреш әйберләрдә дә матурлыкны күрә белергә киңәш итү белән тәмамланды.

Чараны М.М.Пришвин китаплары күргәзмәсе тулыландырды. Балалар әлеге китапларны өйдә укырга алды.

Чарага нәтиҗәләр ясап, китапханә хезмәткәрләре акциядә актив катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: