«Бөек хыялый»: Рэй Брэдбери иҗаты (12+)

29 февраль көнне 14 нче санлы китапханәнең «НиКо» яшүсмерләр клубында Американың танылган язучы-фантасты Рэй Брэдбери иҗаты буенча фикер алышу чарасы узды.

IMG-20200302-WA0005
IMG-20200302-WA0008
IMG-20200302-WA0007

Балалар Рэй Брэдбериның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты. Булачак фантастның язмышы борынгы заманнарда аның гаиләсендә йөргән легендадан ук килә икәнен белде: танылган Салем процессында аның борынгы бер әбисен убырлы дип яндырып үтерәләр, имеш.

Чарада Рэй Брэдбериның танылган әсәрләренә тукталдылар. Аның «451 градус по  Фаренгейту» романы укучылар өчен аеруча кызыклы булды. Анда язучы, әдәбият юкка чыкса, цивилизация белән ни булыр һәм кешеләр китапсыз нинди үзгәрешләргә дучар булыр, дигән мәсьәләне тәүге тапкыр күтәрә. Укучылар өчен «Все лето в один день» хикәясе укылды. Хикәянең төп геройлары – Венера планетасында әти-әниләре белән яшәүче балалар. Анда бертуктаусыз яңгыр ява, һәм бары тик җиде елга бер тапкыр гына кояш нурлары планета өслегенә үтеп керә ала. Марго исемле кыз гына Кояшның нинди булуын белә. Балалар, сорауларга җавап биреп, әлеге әсәр буенча фикер алышуда актив катнашты.

Чара азагында укучылар өчен «Җир планетасы кешесе» дигән уен үткәрелде, анда кешеләр бәхетле яшәсен, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булсын өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген санарга тиеш булдылар.

Быел язучы Р. Брэдбериның тууына 100 ел була. Ул – дүрт йөздән артык хикәя һәм унөч зур әсәр авторы. Аның «451 градус по Фаренгейту» һәм «Вино из одуванчиков» китапларында ничәмә-ничә буыннар үсте. Нәкъ менә Р. Брэдбери укучыларда фәнни фантастика һәм фэнтези жанрына кызыксыну уята алган беренче автор булып санала.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: