Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу кичәсе (12+)

11 март көнне 15 нче санлы китапханә югары сыйныф укучылары өчен «Ватанга хезмәт итү – изге эш» исеме астында Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу кичәсе уздырды.

IMG-20210311-WA0020
IMG-20210311-WA0016
IMG-20210311-WA0011

Кичә прозаик язучы, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудинның тормыш юлындагы кызыклы фактлар һәм иҗаты белән танышудан башланды. Балалар аның мәктәптә физика һәм хезмәт дәресе укытуы; КАМАЗның төп җыю конвейерында слесарь, электромонтер, участок мастеры, заводның социологы булып эшләве; балалар ял итү үзәгендә техник иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итүе һ.б. турында мәгълүмат алды. 
Марс Нәфыйк улы укучыларга үзенең әдәби эшчәнлек белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнүе турында сөйләде. Ул «Орфей» шәһәр әдәби берләшмәсе эшендә актив катнаша. Татар һәм рус телләрендә иҗат итә. Үзенең хикәя, эссе һәм повестьларын тормыштан алып язарга тырыша. Аның әсәрләренең үзәгендә туган якның матурлыгы һәм проблемалары, туган авылының кызыклы шәхесләре, сугыш ветераннары, үз эшенең осталары һәм гадәти булмаган язмышлы кешеләр.
Марс Нәфыйк улы укучыларны Яик казахлары тормышы турында күпсанлы хикәяләр, очерклар һәм романнар авторы булган әтисенең эшләре белән таныштырды. Сугыш ветераны, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарының штаттан тыш хәбәрчесе Нәфыйк Халик улы Яһудинның 100 еллыгына улы Марс аның күп кенә әсәрләрен, шул исәптән авторның фронт көндәлекләрен дә, бастырып чыгарган. Әлеге көндәлекләр белән балалар чара дәвамында таныша алды. 
Укучылар игътибарына М.Н.Яһудин китапларыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде. 
Чара Марс Нәфыйк улының әсәрләреннән өзекләрне уку белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: