Чаллыда «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәниятле әти-әни» бәйгеләре җиңүчеләре ачыкланды (6+)

«Укучының мәдәни көндәлеге» – республика мәдәни-белем бирү проекты, ул 2014 елда старт алды. Проектны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстанның Мәдәният министрлыгы оештырды. Әлеге проектка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән теләктәшлек белдерде.  

2019-2020 елгы уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты көндәлекләре Чаллының 1-4 сыйныфта укучы 28 934 мәктәп укучысына бүләк итеп тапшырылды. 

Уку елы дәвамында укучылар сыйныф яки әти-әниләре белән төрле мәдәният учреждениеләрендә, шәһәрнең һәм Татарстанның тарихи урыннарында булды. Балалар мәдәни көндәлек битләрен матур итеп тутырып барды, биремнәр үтәде, сорауларга җавап бирде, фотолар белән тулыландырды, рәсемнәр ясады һәм укыган китапларыннан, музей һәм театр, кино, концерт һәм спектакльләргә барганнан алган хис-кичерешләрен сурәтләп бирде.  

Июньдә әлеге көндәлекләр «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәниятле әти-әни» номинацияләре буенча мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында узган онлайн форматтагы шәһәр бәйгесендә катнашты.

Составында Башкарма комитетның мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе белгечләре булган жюри тарафыннан проектның җиңүчеләре ачыкланды.

Поделиться: