Сәламәт яшәү рәвеше буенча беренче виртуаль фестиваль (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә тәүге тапкыр онлайн форматта «+5» лелек сәламәтлек» фестивале уза.

Барыгызны да сәламәт рух тупларга чакырабыз! Көнне яхшы кәеф белән башлау өчен, Льюис Кэррол геройлары һәм кечкенә укучыларыбыздан сезгә зарядка.

Сәламәтлек турында сөйләшүләр барлык өлкәннәргә дә таныш, әмма «Сәламәтлекнең сере нәрсәдә?» дигән сорауга һәр кеше дә җавап бирә алмый. Ә менә нәни укучыларыбыз әлеге серләрне «Сказка про то, как мишка Топтыжка секрет здоровья узнавал» дип аталган курчак театры спектаклендә таба алачак.

«Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» сәламәтлек акциясендә катнашучыларның видеосы, алар безне үзләренең фото һәм видеолары белән куандырды, үз үрнәкләре белән илһамландырды. Акциядә катнашасыгыз килсә, әле тагын ике көн бар.

 

Сәламәтлек –  ул әле матурлык та. Барыбыз да белгәнчә, кешенең сәламәтлеген аның йөз, тән һәм чәчләре торышыннан белеп була. Бүген чәч остасы Евгения чәчләрне матурлау серләре белән уртаклаша.

«Картаюны кисәтүнең төп чарасы – һәрчак хәрәкәттә булу!». Скандинавия йөреше буенча халыкара дәрәҗәдәге инструктор, тренер Г.А.Козыревадан мастер-класс.

Физик форма гына түгел, ә баш мие сәламәтлеге турында да кайгырту мөһим! Вакытлар узу белән баш мие эшчәнлеге начарая башларга мөмкин, ә бу исә хәтер һәм фикерләү дәрәҗәсенә тәэсир итә. Баш мие тукталып тормасын һәм ачыкмасын өчен, аны «акыл өчен татлы ризык» белән куандырырга мөмкин, бу очракта безгә өстәл уеннары ярдәм итәр! 

Эш көненнән соң ял итәсе килә. Йога тән һәм рух киеренкелегеннән котылырга булышачак. Үзен гармониядә итеп тоярга теләүчеләр өчен тренер Светлана Муллаяновадан мастер-класс.

Табышмаклар һәм башваткычлар белән мавыгучыларны кызыклы «Актив! Сәламәтлек! Позитив!» онлайн-квесты көтеп торды, анда катнашучылар сәламәтлек формуласын эзләде. 

Бүгенге фестивалебезнең азаккы ноталары – сәламәтлек турында һәм сәламәтлек өчен китаплар!

Поделиться: