Ачык ишекләр көне (0+)

Бесплатно

Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм Чаллы каласы кунаклары!

2022 елның 30 сентябрендә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе китапханәләренә чакырабыз.

Шәһәребез китапханәләре матур бер традиция буенча һәр елның сентябрь ае ахырында Ачык ишекләр көне уздыра.

Китапханә ишекләре укучы өчен һәрчак ачык булса да, бу көн һәр китапханә өчен төрле чаралар, интерактив мәйданчыклар, китап күргәзмәләре, очрашуларга бай истә калырлык вакыйга булып кала. Китапханәчеләр әлеге көнгә җентекләп әзерләнә, шунлыктан алар һәрвакыт укучыларны нәрсә белән булса да гаҗәпләндерә, куандыра. 

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Ачык ишекләр көне ничек узачак, нинди чаралары белән истә калачак?

«Китап патшалыгы»нда беренче сыйныфлыларны бәйрәмчә рухта яшь китап укучылар сафына кабул итәчәкләр, бу эштә исә аларга китап геройлары Белмәмеш һәм Мальвина ярдәм итәчәк. Алар барысы бергә китапханәләр һәм китаплар дөньясының тылсымлы сукмаклары буйлап атлаячак.

Яшь китап сөючеләр «Китап патшалыгы үз ишекләрен ача» театральләштерелгән тамашасы һәм «Китап – зирәклеккә бер баскыч» мәгълүмат сәгатендә китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тота, китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китапларны куллану, китап фондын урнаштыру кагыйдәләре белән таныша, «абонемент», «укучы формуляры», «уку залы», «вакытлы матбугат басмалары» төшенчәләре турында мәгълүмат ала алачак. 

«Китапханә булачак укытучыга ярдәмче буларак» дигән мәгълүмат көнендә китапханә тарихы, анда күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштырачак. «Көмеш гасырның якты нуры» мәгълүмат-белем бирү чарасы вакытында кунаклар шагыйрә М.И.Цветаеваның шигъри дөньясына кереп чумачак. «Кайгы һәм бәхет белән сугарылган гомер» дигән электрон презентация һәм «Күңел канатлы булып туса…» иллюстратив китап күргәзмәсе рус шагыйрәсенең тормыш юлы этапларын һәм иҗатын ачып салачак. Чара азагында «Марина Цветаева: язмыш һәм шигърият» дип аталган әдәби викторинада катнашырга мөмкин булачак.

«Төбәкнең әдәби дөньясына сәяхәт» дигән күзәтү экскурсиясе әдәбият тарихы музееның «Шәһәрнең беренче газеталары һәм журналлары», «Язучылар оешмалары», «Хәзерге заман Чаллы язучылары», «Җәлил һәм җәлилчеләр» күргәзмәләре белән таныштырачак.

Кече картиналар галереясында Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова «Иҗат чикләре» күргәзмәсе белән таныштырачак һәм үз иҗатлары турында сөйләячәк. 

Өлкән буын вәкилләре өчен «Ветеран» клубы кысаларында «Көзге ыгы-зыгы» утырмаларында узган җәй турында сөйләшәчәк, үз бакчаларыннан алган уңышлары белән мактаначак һәм киләчәккә планнар төзиячәк. 

Шәһәр үзәк китапханәсе программасы

 

Поделиться: