Телдән журнал «Туган телем – горурлыгым» (12+)

21 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – горурлыгым» дигән телдән журнал үткәрелде.

Учащиеся гимназии №77
Интересная информация
Книжная выставка
Рассказ ведущего

Журналның беренче битеннән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дөньядагы телләрнең күптөрлелеге, кеше һәм җәмгыять тормышында телнең әһәмияте, роле турында белде. Туган тел турында шигырьләр тыңлады. Кайбер телләрнең юкка чыгуы турында борчуга салырлык саннар яңгырады.

Журналның «Сүзлек – рус сөйләме галиҗәнабе» дигән икенче битендә танылган рус теле сүзлекләрен төзүче В.И. Даль һәм С.И. Ожегов, аларның тел белеме һәм телнең сөйләм культурасы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында сөйләде.

Укучылар өчен шулай ук гамәли биремле уен үткәрелде: алар сүзләрдә басымны дөрес итеп куйды, антоним һәм синонимнар сайлады, сүзләрдәге хаталарны тапты һ.б. «Сөйләмең аңлаешсыз» дигән өченче биттә сүз рус телен чит телләр сүзләре белән аралаштырып сөйләшү, паразит-сүзләр, жаргоннар, цензур булмаган лексика белән чүпләү турында барды. Бу темага А. Сумароковның «Пустая ссора» пьесасыннан өзек сәхнәләштерелде.

Чара азагында балалар, туган тел ул – хәзинә, аны сакларга, тупас сүзләр белән пычратмаска, башка халык телләрен ихтирам итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: