«Татарстан гасырдан гасырга»: телдән журнал (12+)

12 март көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасырдан гасырга» исемле телдән журнал үткәрелде. Чара «Туган ягым – Татарстан» программасы кысаларында узды. 

All-focus
All-focus
All-focus

Телдән журналның «Үткәннәрдән хәзергегә» дип аталган беренче битендә китапханәче ТАССР оешуның тарихы, Конституциянең ничә тапкыр һәм кайчан кабул ителүе, Татар АССРының байраклары, Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация һәм республиканың хәзерге символикасы турында сөйләде. Китапханәченең чыгышы электрон презентация белән үрелеп барды.

«Татарстан. Мәдәният хәзинәләре» дигән икенче биттә балалар республикабыз шәһәрләре буйлап «экскурсия кылды»: архитектура һәйкәлләре, танылган мәчет һәм гыйбадәтханәләр, театрлар һәм иҗади коллективлар турында сөйләштеләр. Борынгы шәһәрләр Болгар, Биләр һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында слайд-шоу карадылар.

«Татарстанның әдәби тормышы» бите республикабызда яшәп иҗат итүче язучыларга багышланды. Укучылар беренче иҗади берләшмәләр, оешмалар һәм әдәби түгәрәкләр, аларны оештыручылар; Татар совет язучылары оешмасының кайчан оешуы, Татарстан совет язучылары берләшмәсенең идарәсе һәм оешмага кертгән язучылар турында белде. Китапханәче Татарстан Язучылар берлегенең хәзерге көндәге эшчәнлеге хакында сөйләде һәм «Татар әдәбияты классикасы» викторинасын уздырды.

Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: