«Туган тел, туган сүз – халкымның нигезе»: телдән журнал (12+)

17 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел, туган сүз – халкымның нигезе» дип аталган телдән журнал үткәрелде.
Журналның «Туган тел көне» дигән беренче битендә балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дөньяда телләрнең күптөрлелеге, кеше тормышында һәм җәмгыятьтә телнең роле турында белде. Язучылар һәм шагыйрьләр А.С. Пушкин, И.С. Тургенев, В.И. Дальның рус теле турында әйткән сүзләре һәм цитаталарын укыдылар. Р.Гамзатов, Г.Тукайның туган тел турындагы шигырьләрен тыңладылар. Һәр кешегә үзе сөйләшкән тел иң мөһиме булуына балаларның игътибарын юнәлттеләр. 
Журналның «Рус теленең патшасы – сүзлек» дип исемләнгән икенче битендә танылган рус сүзлекләрен төзүчеләр В.И. Даль һәм С.И. Ожегов, аларның тел белеме һәм телнең сөйләм культурасына керткән бәяләп бетергесез зур өлеше турында сөйләнде. 
Укучылар «Бер сүз белән ата», «Чагыштыру», «Адашкан хәрефләр», «Яңа сүзләр төзе», «Сүзтезмәне сайлап ал» уеннарында катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, рус теле буенча белемнәрен, зирәклекләрен күрсәтә алды. 
«Телебезне саклагыз – ул хәзинә» исемле биттә телне бозудан, ярлыланудан һәм жаргон, цензуралы булмаган сүзләр, сленг белнә пычратудан сакларга кирәклеге, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүе турында сүз барды. Балалар туган тел – ул байлык, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аны хөрмәт итәргә, башка халыкларның телләренә ихтирам белән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясады.

Поделиться: