Удмурт шагыйрәсе һәм композиторы Майя Митрофанованың иҗат кичәсе (6+)
18 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Удмуртия шагыйрәсе һәм композиторы Майя Митрофанованың иҗат кичәсе узды. Чарада шагыйрьләр һәм шигърият сөючеләр катнашты. Тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, 2016 елда басылып чыккан «Тормышны сөеп» («С любовью к жизни») исемле шигъри җыентыгы белән танышты. Кичә барышында Майя Анатольевна укучыларыбызны үз иҗат җимешләре белән куандырды. Кичәдә шигъри блоклар арасында Нефтекамск шәһәреннән килгән шагыйрь һәм журналист Анатолий Бухарин, шулай ук Майя Анатольевнаның тормыш иптәше һәм кызы чыгыш ясады. Кунагыбызның үз авторлыгындагы җырларын башкаруы беркемне дә битараф калдырмады. Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин күрше республикадан килгән кунакларыбызга иҗатлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Шулай ук ул Майя Анатольевнага иҗатында тагын да зуррак казанышлар яулар өчен үз киңәшләрен бирде. Кичә азагында шагыйрә укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм 15 ел буе үзе җитәкчелек иткән «Илһам» («Вдохновение») шигъри клубы турында сөйләде. |