Зур этнографик диктантның бер өлеше булыгыз!

Бесплатно
Время проведения: с 1 по 8 ноября

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр барлык теләге булганнарны «Зур этнографик диктант» юбилей X Бөтенроссия агарту акциясендә катнашырга чакырабыз. Бу Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре һәм телләре турында үз белемнәрегезне тикшерүнең уникаль бер мөмкинлеге. 

Ничек катнашырга?
Катнашучылар үзләре өчен уңайлы формат сайлый ала:
Онлайн  1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр национальнаяполитика.рф рәсми сайтында.
5 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенә килеп (Чаллы, Ямашев бульвары, 4/14А йорты).

Диктант 30 сораудан тора, аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә. Иң югары нәтиҗә – 100 балл. Ватанны саклау елы дип игълан ителгән агымдагы елда диктантта яңалык булачак — бу видеоформатта биреләчәк махсус хәрби операциядә катнашучылардан сораулар. 
Сез нәрсә алачаксыз?
 Онлайн-форматта катнашучылар диктантны үтүгә үк нәтиҗәләр белән электрон сертификат ала. Китапханәгә килеп язучылар өчен сертификатлар мәйданчыкны оештыручы карары буенча биреләчәк. Акция нәтиҗәләре рәсми рәвештә 12 декабрьдә, РФ Конститутциясе көнендә билгеле булачак.   
Менә 10 ел инде, милләтара татулыкны һәм илебезнең мәдәни күптөрлелегенә хөрмәтне ныгытып, меңләгән кешеләрне берләштерүче зур күләмле проекта кушылыгыз!
Белешмә өчен:
 «Зур этнографик диктант» — бу Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этнографик грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче агарту акциясе. 
Акци турында тулырак, онлайн-формат сайтта һәм рәсми ВКонтакте төркемендә.

Поделиться: