Әкияти кунакханә нәни дусларын «Төлке һәм әтәч» әкиятен карарга чакыра (0+)

 

          Кадерле дуслар, таныш булыгыз!

«Кузька»  – китапханәбездә яшәүче нәни йорт хуҗасы, ул балаларны әкияти сәяхәткә алып кереп китә, анда адым саен әкият геройлары очрый.

Ул һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Кемгәдер авырлык килгәнен белүгә, шунда ук ярдәмгә ашыга. Күрмәгәндә генә килә дә, барысын да рәткә салып, күренми генә юкка да чыга. Үз артыннан шатлыклы авазлар гына ишетеп кала, шуннан күңелдә җылы һәм якты хисләр туа.

Китапханәбездә бик күп китап геройлары җанлана. Һәр бала һәм хәтта өлкәннәр дә, үз гомерендә бер тапкыр булса да, яраткан әкият геройларының җанланып, әкиятнең чынбарлыкка әверелүе турында хыялланадыр, мөгаен. Теләсә кайсы кеше балачактан күңел түрендә сакланган бу хыялны тормышка ашырырга сәләтле. «Ничек?» – дип сорыйсызмы? Аның сере гади! Әлбәттә инде, курчак театры аша!

Дуслар! Барыгызны да читтән торып «Нәни йорт хуҗасы Кузя мәктәбе: Кузя сандыгын ачты – яңа әкият белән гаҗәпкә калдырды» дип аталган балалар өчен Әкияти Кунакханәгә чакырабыз. Без әлеге Кунакханәне ата-аналарга ярдәмче буларак оештырдык, анда әкиятләр аша балалар Яхшылык һәм Явызлык, Мәхәббәт, Сакчыллык, Рәхмәтле булу, Әдәплелек, Ярдәмчеллек, Тугрылык, Дуслык һәм тагын бик күп файдалы сыйфатларны аңларга һәм аерырга өйрәнә алачак.

Һәр пәнҗешәмбе Сезне яңа курчак спектакле көтәчәк. Аны бала белән тыңларга һәм карарга мөмкин булачак.

Сезне Әкияти Кунакханәдә VKонтактедагы  «Сообщество Детский клуб Всезнайка» төркемебездә көтеп калабыз.

Поделиться: