«Сталинград сугышы: солдаттан алып маршалга кадәр геройлык үрнәге» Батырлык дәресе (12+)

5 февраль көнне, «Бөек Ватан сугышы исемнәр һәм даталарда» дигән өлкән сыйныф укучыларына хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча программа кысаларында, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Сталинград сугышы: солдаттан алып маршалга кадәр геройлык үрнәге» исемле батырлык дәресе уздырды. Укучылар Сталинград диварлары янында бөтен цивилизацияле дөньяның язмышы хәл ителүе турында белде; Сталинград көрәше үзенең аяусызлыгы һәм күләме белән аңа кадәр булган барлык бәрелешләрне узып китте: йөз мең квадрат километрлы территориядә ике миллионнан артык кеше көрәште.

Чара барышында өлкән сыйныфлылар зур югалтулар бәрабәренә Сталинградны саклап калуның шул дәрәҗәдә мөһим булу сәбәпләре, немец командалыгының максатлары, Сталинград көрәше башлангач, армиягә нинди фәрман бирелүе турында күп кенә сорауларга җавап тапты. Сталинградны саклаучы совет сугышчыларының батырлыгы балаларда соклану һәм горурлык хисләре уятты! Ул вакытта илебез шәһәр үзәгендәге йортта урнашкан төп мөһим пунктны саклаган Павлов һәм аның иптәшләре исемнәрен белде. Әлеге сугышның төп этабы итеп Мамай Курганы калкулыгында булган бәрелешләр санала, чөнки ул мөһим стратегик мәгънәгә ия: аның түбәсеннән якын-тирә территория яхшы күренә. Гитлерчылар көненә 10-12 тапкыр аны штурмлый, әмма, күп кеше һәм техника югалту сәбәпле, Курганны басып ала алмыйлар.

Мамай Курганы өчен барган көрәшнең 135 тәүлеккә сузылуын белү балаларга зур тәэсир ясады. Һәм нәкъ менә Мамай Курганы районында 1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы тәмамлана. 

Өлкән сыйныфлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Чара азагында балаларга «Сталинград геройларының батырлыгы хәтердә!» күргәзмәсендәге Сталинград көрәше турындагы китапларга күзәтү ясарга тәкъдим ителде.

Поделиться: