«Туган ягым, җырларымда сине мактыйм!» Республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе (18+)

Бесплатно

Татарстанның Республика яшүсмерләр китапханәсе, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, китапханәчеләр арасында «Туган ягым, җырларымда сине мактыйм!» Республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе уздыра. Бәйгедә Татарстан Республикасы китапханәчеләре катнаша ала. Катнашучыларга, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, туган якны өйрәнү тематикасына багышланган мультимедиалы проект ясарга тәкъдим ителә. 

Бәйге 2020 елның 7 сентябреннән 7 декабренә кадәр өч этапта уздырыла.

– 1 нче этап: 2020 елның 7 сентябреннән 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында шәһәр һәм авыл китапханәләре арасында бәйге таләпләренә туры килгән иң яхшы эшләрне сайлап алу.

– 2 нче этап: 2020 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы ҮКСлары бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрен Республика яшүсмерләр китапханәсенең электрон почтасына libjuv@mail.ru җибәрә.  Элемтә өчен телефоннар: (843) 523-55-09, 523-55-06, факс: (843) 523-55-09.

– 3 нче этап: 2020 елның 1 декабреннән 7 декабренә кадәр бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм Республика яшүсмерләр китапханәсендә җиңүчеләрне ачыклау. 

Бәйгедә катнашучыларга Нигезләмә кушымтасындагы формага ярашлы рәвештә теркәлү карточкасын һәм Республика яшүсмерләр рәсми сайтында басылып чыгачак бәйге эшен тутырырга кирәк. 

Бәйгенең координаторы Шайтанова Наталья Александровна, Республика яшүсмерләр китапханәсенең инновацион-методик бүлеге мөдире. Бәйгене оештыру, бәйге эшләренә таләпләр белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

Бәйгене уздыру турындагы тулы мәгълүматны Республика яшүсмерләр китапханәсенең рәсми сайтында таба аласыз: http://ryltat.ru/konkurs01.09.2020.htm.

 

Поделиться: