«Танылу- 2024» республика китапханә бәйгесе (18+)

1 марттан «Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсе тарафыннан оештырылган «Танылу-2024» («Признание-2024») республика китапханә бәйгесе старт ала.
Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасының махсуслаштырылган балалар китапханәләре, 14 һәм аңа кадәрге яшьтәге балаларга хезмәт күрсәтүче һәм Татарстан Ресупбликасында эшчәнлек алып баручы махсуслаштырылмагн авыл китапханәләре һәм Татарстан Республикасы махсуслаштырылган балалар китапханәләренең китапханә өлкәсендә хезмәт стажы 3 елдан да ким булмаган белгечләре чакырыла.  

Бәйгенең номинацияләре:
▫ Уңышлы эш алып баручы балалар китапханәсе.
▫ Модель булмаган китапханәнең модель эше.
▫ Яраткан һөнәрем – балалар китапханәчесе.

Гаризалар 2 октябрьгә (кертеп) кабул ителә.

Нигезләмә

 

Поделиться: