«Китапны яратып бүләк ит – 2021» бишенче гомумроссия акцияcе (0+)

2021 елның 8 февраленнән 14 февраленә кадәр  «Китап укучы үстерәбез» балаларны китап укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгърифәт әһелләре ассоциациясе дөньяның күп илләрендә 14 февраль көнне билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит – 2021» бишенче гомумроссия акцияcе уздыра.  
Китапны яратып бүләк ит – 2021» акциясе  кысаларында китапханәләр, китап кибетләре, музейлар, мәктәпләр, гимназияләр мәйданчыкларында һәр елдагыча китапханәләр һәм балалар учреждениеләре өчен китап җыю оештырыла.
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре бу вакыйгадан читтә калмады һәм «Китапны яратып бүләк ит» акциясендә катнашырга чакыра. Шәһәр китапханәләре мәйданчыкларында китаплар җыю оештырылачак һәм төрле кызыклы чаралар уздырылачак.
Чаллы китапханәләре, акциядә катнашып, яңа яисә укылган китапларын бүләк итүче шәһәрдәшләребезгә бик рәхмәтле булыр иде. 

Сезне 8-14 февраль көннәрендә шәһәр Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. Безнең адрес: Ямашев бульвары, 4/14А.  Белешмәләр өчен телефон: 70-26-97.

Акция турында яңалыклар белән «Китап укучы үстерәбез» ассоциациясе һәм Россия дәүләт балалар китапханәсе сайтларында таныша аласыз.

План мероприятий МБУ «ЦБС» к общероссийской акции «Дарите книги с любовью»

Поделиться: