«Гензель, Гретель һәм Буранбикә» Әкият иленә сәяхәт (6+)

Борынгы әкиятләр онытылмасын, ә яңалары танылсын өчен, без, китапханәчеләргә еш кына әкият дөньясында булырга туры килә. Менә бүген дә, 21 гыйнвар көнне, 34 нче мәктәп укучылары белән бергә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре абыйлы-энеле Гриммнарның чиксез әкият дөньясына сәяхәткә юл тотты.

Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең абыйлы-энеле Гриммнар туып-үскән гаилә турында сөйләвен тыңлады, язучыларның тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белде. Аларның иҗаты турында презентация һәм видеоязма күрсәтелде. Укучылар «Гримм әкиятләрен беләсеңме?» викторинасында катнашты. Чарада балалар «Тылсымчылар турындагы җыр»ны башкарды, андагы «Намуслы, яхшы күңелле һәм кыю булганнар – тылсымчы!» сүзләре шигарь кебек яңгырады.

IMG_20200121_111145_1
IMG_20200121_120014_1

Абыйлы-энеле Гриммнарның әкиятләре күп буыннарның балачагын бизәде һәм хәзергәчә балалар һәм өлкәннәр арасында яңа укучыларын таба. Чөнки алар мәрхәмәтлелеккә һәм яхшылыкка, тапкырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, көлдерә һәм гаепсезгә рәҗетелгәннәр өчен борчылырга мәҗбүр итә. Гриммнарга танылуны немец әкиятләреннән торган өч җыентык алып килә. Бу әкиятләрне алар иҗат итми, ә авыл-шәһәрләрдә йөреп төрле кешеләр авызыннан язып ала һәм эшкәртә. Бертуганнар үз җыентыкларында ике йөздән артык әкиятне туплый һәм аларны «Балалар һәм гаилә әкиятләре» дип атый. Шуннан соң бу әсәрләрнең яңа тормышы башлана, әкиятләр төрле илләр буйлап юлга чыга. Безнең илдә дә балалар аларны яратып укый.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: