Шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың яңа китабын тәкъдир итү (12+)

6 февраль көнне 13 нче санлы китапханә Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу оештырды һәм аның «Дөнья тәгәрмәче» исемле яңа китабын тәкъдим итте.

13ф.Премьера книги А.Ситдиковой
13ф.Премьера книги А.Ситдиковой 2
13ф. Премьера книги А.Ситдиковой

Ә.Ситдыйкова кече Ватаны, туган җире турында «поэма» язган. Китап укучыларны шәһәребез тарихы, КамАЗ заводының эшче һөнәрләре, гигант завод төзелешенә килгән яшьләр тормышы белән таныштыра. Әсәрнең бер генә герое да игътибар үзәгеннән читтә калмаган.

Әлфия Мирзанур кызы, повестьның сюжеты һәм геройларының прототиплары турында сөйләп, тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты һәм тәэсирләндерде. Яшьләр китапның язылу тарихы белән кызыксынды, «Минем дөньям чиксез галәм төсле» исемле күргәзмәгә күзәтү ясады. Автор һәм студентлар башкаруында шигырьләр һәм повестьтан өзекләр яңгырады. Ә.Ситдыйкова үзенең иҗат юлы турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Яшьләр исә язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: